Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 сентября 2020 11:51

Ипинең җаны бармы?

  (Балачак хатирәсе) Әниебез ипине тәмле пешерә. Шулкадәр тәмле пешерә, әтиебез еш кына: -                        – Карале, Нәзилә, син ипиеңә берәр нәрсә саласыңмы әллә, бигрәк тәмле! – ди. -                      –  Әйе...

 

(Балачак хатирәсе)

Әниебез ипине тәмле пешерә. Шулкадәр тәмле пешерә, әтиебез еш кына:

-                         Карале, Нәзилә, син ипиеңә берәр нәрсә саласыңмы әллә, бигрәк тәмле! – ди.

-                       Әйе шул, Хәмиткәем, мин бит аңа җанымны төреп салам, - дип елмая әниебез.

-                    Миңа кызык: ипигә җанны төреп була микәнни? Камыр басканда авртадыр бит ул җан дигәннәре? Мичтәге кызуга ничек түзәдер?..

Озак уйлап тормадым, үзем тикшереп карарга булдым. Әниебезнең ипи салыр көнен көтебрәк тордым да түгәрәк өстәл артына килеп тә утырды.

Әнием иң элек куәс чиләгендә күпереп утырган камырны алып килде. Аны сөеп-назлап, кадерләп, үзе генә белгән әфсен-төфсен сүзен көйли-көйли бүләргә тотынды:

Кулларымның җылысы,

Рәхмәтемнең олысы.

Ипи – Кояш баласы,

Ипи – ризык анасы...

Менә әнием өстәл киңлегендәге җулпычка мул итеп он сибеп чыкты, бүленгән камыр кисәкләрен шул он түшәккә төзә башлады. Аннары аларны җитез учлары белән бөтереп-бөтереп әвәләгәннән соң, майлап. Ялтыратып куелган ипи калайларына урнаштыра башлады. Үзе һаман теге моңлы көйне көйләде...

Әниемнең һәр хәрәкәтеп бөртекләп күзәтеп тордым. Ләкин камырга җан төргәнен күрмәдем. Әллә күрми калдым микән?

Шуңа миңа әллә нәрсә булды. Ипи кискәндә, аның эчендәге җаны да киселер кебек иде. Ә җан киселсә, гомер дә киселә бит. Бик борчылган чагында әнисе шулай ди...

– Әтием! – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Шундук, үрелеп, әтием кулындагы җылы (җанлы!) икмәкне алдым, нәни бармакларым белән ипләп кенә тотып, аның бер кырыен сындырырга керештем. Җан-мазар күренмәде... Бер кисәк сындырып алгач, шундук икенчесенә үрелде, өченчесенә... Җан дигәннәре һаман юк иде...

Йөз-кашларын җыерып, тәмам аптырашта калган улларына карап, әтием белән әнием берьюлы елмаеп җибәрделәр. Матур, бәхетле елмаю иде бу. Минем дә аларга кушылып елмаясы, көләсе килде. Бу вакытта күңелгә бик тә, бик тә рәхәт иде. Мин хәтта уйлап куйдым: “Шушы рәхәтлек үзе җан була микән әллә?”

Галимҗан Гыйльманов