Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 сентября 2020 10:53

Эшче абый

  Люция бар нәрсәне дә белергә тырыша. Аның бер белгән соравы бар: «Кем ясаган да, кем ясаган?» Менә бүген дә, киез итекләрен кия-кия, әтисеннән сорады: —       Әти, киез итекләрне кем ясаган? —       Эшче абыең баскан, кызым. Балаларның аяклары туңмасын, дигән. —       Ә бүрекне кем ясаган? —       Эшче әбиең теккән, кызым....

 

Люция бар нәрсәне дә белергә тырыша. Аның бер белгән соравы бар: «Кем ясаган да, кем ясаган?»

Менә бүген дә, киез итекләрен кия-кия, әтисеннән сорады:

—       Әти, киез итекләрне кем ясаган?

—       Эшче абыең баскан, кызым. Балаларның аяклары туңмасын, дигән.

—       Ә бүрекне кем ясаган?

—       Эшче әбиең теккән, кызым. Салкында балаларның колаклары өшемәсен, дигән.

—       Бияләйләрне дә ул ясаганмы, әти?

—       Әйе, бияләйләрне дә ул бәйләгән.

Менә алар урамга чыктылар. Люция бу вакыт һәрнәрсәне дә эшли белә торган эшче абый турында уйлый. Әнә бит ул бар нәрсәне дә балалар өчен эшли. Балалар эшче абыйны бик ярата торганнардыр. Люция дә аны бик ярата.

Люция уйланып барганда, чеңгел-чеңгел итеп, трамвай үтеп китте.

—       Трамвайны да ул ясаганмы? — дип сорады Люция.

—       Әйе, трамвайны да эшче абыең ясаган, менә бу зур йортларны да ул салган, юлларны да ул төзегән.

—       Әти, минем эшче абыйны күрәсем килә. Ул кайда була?

—       Һәркайда бар ул, кызым,— диде әтисе.

—      Юк, ул бер генә,— диде Люция.

—      Эшче абыйлар бик күбәү,— диде әтисе.— Мин үзем дә эшче.

Кечкенә кыз рәхәтләнеп көлде.

—       Юк, эшче абый мондый булмый, син әти ич! — диде ул. Люция, зур булгач, эшче абый кебек булу, бар нәрсәне дә эшли белә торган кеше булу турында уйлана иде.

Абдулла Алиш