Беренче адымнар Илгиз нинди үскән бала: Үзе торып баса ала! Батыраеп атлап китә, Аяклары тып-тып итә. Әй күңелле була аңа! «Тәпи йөрим!» — дип куана. Әнәс Кари Дусларың белән бүлеш