Дәү әнигә күчтәнәч Тутырдык без тартмага Өрек, йөзем, алманы, Салдык чәй дә, конфет та — Буш урыннар калмады. Әй сөенер дәү әни, Килеп төшкәч күчтәнәч. Кызык булыр ул аңа, Алдан белеп көтмәгәч. Шәүкәт Галиев Дусларың белән бүлеш