Әни турында шигырьләр

Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова)

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган —

Бүген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын —

Бүген әни бәйрәме.

Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Котлы булсын!

Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

 Әни сүзе  (З.Туфайлова)

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

Әни кирәк (Р.Миңнуллин)

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

Җирдә миңа ни кирәк? (Ш.Галиев)

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Әти дә әни кирәк!

Без яшәгән өй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай туган тел кирәк!

Әллүкиле көй кирәк!

Тукай туган тел кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин Җир кирәк!

Туган-үскән ил кирәк!

Мәңге имин Җир кирәк!

Әнием (Р.Миңнуллин)

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

Безнең әни (Ф.Рәхимголова)

Кем тегә матур күлмәкләр,

Кем ясый асыл бизәкләр,

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел сине искә төшерә?

Кая барсаң, күз алдыңда,

Һәрчак күңелеңдә яши?

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул, белегез, безнең әни.

Ял ит, әнием! (М.Садри)

Ял ит, әнием,

Ял ит тынычлап,

Төнеңне үткәр

Әйбәтләп йоклап.

Без булган чакта

Әле бик нәни,

Төн йокысын һич

Күрмәдең, әни.

Багышлап безгә

Бар өметеңне,

Имездең, әни,

Татлы сөтеңне.

Коендырдың син,

Киендердең син,

Безгә бәгъреңне

Өзеп бирдең син.

Биләүдән чыккач,

Тәпи йөрергә

Өйрәтеп, юллар

Күрсәттең безгә.

Тукайны укып,

Син ачтың телне,

Без синең белән

Яраттык илне.

Йоклаттың безне,

Уяттың безне,

Әлифба белән

Озаттың безне.

Вакыт таптың син

Әкият сөйләргә.

Өйрәттең безне

Хезмәт сөяргә.

Ышан, әнием,

Минем сүземә,

Тап төшермәбез

Нурлы йөзеңә.

Әниемә булышам (Л.Әмирханова)

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Мин әнигә булышам (Ә.Габиди)

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга!

Кирәк (М.Әхмәтҗанов)

Алмазга Азат кирәк,

Азатка Алмаз кирәк.

Муенга атландырганда

Әти дә аз-маз кирәк.

Җәен кунакка барганда

Әби-бабайлар кирәк.

Рәхәтләнеп уйнарга

Күрше малайлар кирәк.

Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Йоклатканда да кирәк

Юатканда да кирәк.

Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

Әнием (Р.Харис)

Әнием минем матур,

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

алдым инде кочаклап.

Әнием куаныр (Зөлфия Ханнанова)

Өй эшләре бигрәк тә күп,

Һич кенә юк буш чагым.

Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,

Йоклаганда курчагым.

Ә мин кибеткә барырмын,

Идәнне дә юармын.

Әниемнең кайтуына

Чәй кайнатып куярмын.

Йорт эшләрен бетерүгә,

Курчагым да уяныр.

“Минем кызым уңган”,- диеп

Әнием дә куаныр.

Булышчы (Р.Миңнуллин)

Әниемә эш күп өйдә –

Мин шуңа да булышам.

Менә әле дә мин аңа

Чынаяклар юышам.

Булышам шул, юышам шул,

Мин бит инде булышчы.

Уф, арыдым ! һаман бетми !

Әнием, кил, булышчы !

Сәбәбе нидә икән (Мөҗәһит)

Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

Җәен җиләккә барганда,

Әни булса яныңда,

Рәхәтлекнең чиге булмый

Табигать кочагында.

Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

Ана (М.Гафури)

И бала! Әнкәң сине

Ярата, сөя, бәбкәм бу, ди,

И ике күзем нуры,

Җаным бу, ди, чәчкәм бу, ди.

Тәрбия кылды сине ул.

Син үзең белми идең,

Күп вакыт елый идең,

Йоклый идең, көлми идең.

Син еларга башласаң,

Чү-чү, балам, чү-чү, дигән,

Тирбәтеп, көйләп кенә,

Әллү дигән, бәллү дигән.

Йокыларын калдырып,

Синең өчен караңгы төн

Әллә ничә уянып,

Биргән сиңа күкрәк сөтен.

***

Әниемнең кызы юк бит

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән!

***

Иң матур әни

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше –

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

***

Иң иртә

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

 Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!

***

Минем әнием Гөлназ

Өләшеп тора гел наз.

Әниемнең эше бик күп

Буш вакытлары бик аз.

Укытучы булып эшли ул

Мин укыган мәктәптә.

Сеңлем белән икебезне

Бик ярата, әлбәттә.

Таләпчән дә, бик җитез дә

Бар нәрсәгә өлгерә.

Өйдә тәртип булдыра да

Тагын эшкә йөгерә.

***

Бар кешенеке дә кебек

Әйбәт минем әнием.

Көн дә уйлыйм, әниемне

Ничекләр сөендерим?

Бүген “5”ле алып кайттым,

Кичә идәннәр юдым.

Әниемне сөендердем,

Уңышлы булды юлым.

***

Якты йөзле, шат күңелле

Уңган һәм бик тә тырыш.

Бакчабыздан җыеп ала

Ел саен бик күп уңыш.

– Кем турында сөйли бу?- дип

Аптырашта калдыңмы?

Әнием турында әйткәнне

Чыннан да аңладыңмы?

Өлгер дә шул, булдыклы да

Әнием Гәүһәрия.

Рәхмәт әйтәм сиңа бүген

Кочаклап үбә-үбә.

***

Минем дә әни әйбәт,

Сөйли белми бер гайбәт.

Әниләрне хөрмәтләү –

Монысы яхшы гадәт!

Тырыш бул, яме, улым, – дип

Озата ул мәктәпкә.

Май булып ята аның

Әйткән сүзе йөрәккә.

***

Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

Кайчакларда әле әни

Ачулангалап куя.

Аның күз яшен күрү-

Йөрәкләремне уя.

Сыңар канатлы әнием,

Игелек күрә күр бездән.

Бәхетле бул һәрвакыт,

Очкын бетмәсен күздән.

***

 Тырыш булырмын, әни,

Әйбәт булырмын, әни!

Сине мин бик яратам,

Сөендерермен, әни.

Син бит чибәр, акыллы

Тоябыз кайгыртуны.

Син яныбызда булганда

Тоймыйбыз авыртуны.

***

Бәйләргә бик тә хәвәс

Чигәргә дә ул әвәс.

Әниемнең кулы алтын,

Эшләмәгән эше әз.

Әни бәйләгән киемнән

Җылы бәрелеп тора.

Әйтерсең ул гел янымда

Нурларын бөркеп тора.

 ***

 Яратам мин әниемне

Әйбәт булганы өчен.

Ягымлылыгы өчен,

Бик күп назлары өчен.

Эшне сөйгәне өчен,

Акыллылыгы өчен

Юк, аның өчен генә түгел,

Мине яраткан өчен!

***

Минем әни иң назлысы, ягымлысы,

Минем әни иң әйбәтне, иң матуры.

Җырлар көйләп, эшләр эшләп көннәр буе

Йөри өйдә, әйтерсең лә кояш нуры.

***

 Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

Әниемнең җылы назын

Һәрвакытта тоябыз.

Гел шулай булсын иде дип,

Бәхет теләп калабыз.

***

Гел күрәсем килеп тора әниемне

Көтеп торам тизрәк өйгә кайтуыңны

Бер елмаеп “Улым”диеп әйтүеңне,

Ничек кенә әйтеп бирим сагнуымны.

Матур да син, назлы да син, якын да син

Шуның өчен яратам бит үзеңне мин.

Очар коштай канатланып кайтам өйгә

Бик тиз генә куеныңа сыеныйм мин.

***

Әнием минем, кадерлем,

Миңа тормыш бүләк иткән.

Сөеп, иркәләп үстергән,

Ул кочаклап мине үпкән.

Дөньяда иң яхшы кеше

Һәркемнең дә үз әнисе.

Сабыйларын үстергәнче

Әле аңа күп “биисе”.

Тәмле аш та, назлы сүз дә

Көтәбез без әниләрдән.

Әни түзә, сабыр итә

Яшь чыкмасын тик күзләрдән!

Нәни генә уңышка да

Чын күңелдән сөенүче.

Авырганда безнең өчен

Чын күңелдән көенүче.

Бары әни, әни генә

Сабыр итеп көн күрүче.

Балалары хакларына

Көне-төне тир түгүче!

***

Рәхмәт, Аллам, әниемә

Сабырлыклар биргән өчен

Төн йокламый безнең өчен

Янып-көеп йөргән өчен!

Зур сынаулар сиңа тормыш

Җибәрсә дә, кызганмыйча,

Түзем булдың, сабыр иттең

Кала белдең югалмыйча.

Ике энем белән мине

Гел яхшыга өйрәтәсең.

Әби-бабаема да син

Гел ягымлы эндәшәсең.

Рәхмәт, әни, рәхмәт сиңа!

Бик бик яхшы булганыңа

Киң күңелле, мәрхәмәтле

Итагатьле булуыңа!

***

Әниләрне саклыйк!

Әниемнең эше – иң изге эш,

Әниемнең сүзе – иң назлысы.

Әнием кулы – иң йомшагы,

Әниемнең йөзе – иң-иң яктысы!

Авыр сүзне әйтмик әниләргә

Аларга без итик гел ярдәм.

Әниләрне саклыйк , яратыйк

Калсын әле алар гел күркәм!

Әниләргә назлы сүзләр җитми,

Җитми әле мактау, котлау да!

Ә бит әниләрне гел яратып,

Зурлау кирәк барыбызга да!

***

Бу дөньяда әниләр күп –

Минем әни бер генә

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

***

Иң гүзәл кеше –

Әнием минем.

Иң уңган кеше –

Әнием минем.

Иң матур кеше –

Әнием минем.

Җылы иркә наз –

Әнидә генә.

Татлы, назлы сүз –

Әнидә, беләм!

Яратам аны,

Һәрчак булышам,

Картайтмас өчен

Мин бик тырышам.

Әниләр бәйрәме (С.Сөләйманова)

Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

– Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын!

Бүләк (Йолдыз)

Сигезенче март бүген.

Безнең өйдә зур бәйрәм.

Әти чәчәк бүләк итте

Әниемә бер бәйләм.

Идәннәрне юды, аннан

Сулар сипте гөлләргә.

Бүгенге көн охшамаган

Бер дә башка көннәргә.

Әни миңа әкият сөйли,

Кулларында бәйләве.

Нигә көн дә булмый икән

Бу әниләр бәйрәме?!

Мин нәрсә бүләк иттемме?

Бик шәп бүләк ясадым:

Сөтемне дә эчеп куйдым,

Боткамны да ашадым.

Көн дә булышам (Э.Мөэминова)

Минем дә бәйрәм ул

Әниләр бәйрәме!

Сагынып көтәм бит

Мин дә ул бәйрәмне!

Әнием гел матур

Булсын дип тырышам:

Мин аңар һәр эштә

Һәр көнне булышам!

Суырткыч белән мин

Суыртам тузанны.

Әнием яратмый

Урын-җир тузганны.

Тәртипкә китерәм

Үземнең бүлмәмне,

Су сибеп үстерәм

Өйдәге гөлләрне.

Әнигә мин шулай

Һәр көнне булышам.

Әнием гел матур

Булсын дип тырышам.

Мин аңа бүләккә

Матур гөл үстерәм.

Әнигә бәйрәмне

Мин шулай китерәм!

Әни бәйрәме (Л.Лерон)

Айсылу да уянган… Күр:

Бәхтияр дә уянган!

Бишектәге Ләйләгөл дә

Уянганга куанган…

Уянганга куанганга

Бер сәбәп бардыр әле?!

Бар икән шул…

Бүген, бүген,..

Бүген — Әни бәйрәме!

Әбинең дә, бабайның да

Авызлары җырылган.

Әти, абый, чәчәк тотып,

Тора табын кырында.

Ник елмая алар бүген?

Белсәң, безгә әйт әле?

—  Ник әйтмәскә!

Бүген, бүген…

Бүген — Әни бәйрәме!

Бүген әниләр бәйрәме (Р.Вәлиева)

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,—

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген — әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

***

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната –

Яз килә, каршы алыгыз –

Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме –

Әниләр, әби-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме!

***

Иң матур җыр (Җ.Тәрҗеманов)

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

Нинди булган, нинди уңган –

Ул һәр эштә, һәркайда!

Йомшак сүзе, күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая.

Күрәсезме, букет итеп

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем – әнием.

Яхшылыкка, матурлыкка

Үрнәк миңа әнием.

Әнием бәйрәме (Т.Волгина шиг., С.Хәким тәрҗ., Н.Филипенко көе)

Хатын-кыз көне бүген,

Әнием бәйрәме!

Беләм мин: ярата ул

Чәчәкләр бәйләмен.

Беләм мин, беләм мин,

Чәчәкләр бәйләмен.

Ә кайда мартта сирень,

Канәфер табарга…

Мөмкин ич ак кәгазьгә

Чәчәкләр ясарга!

Мөмкин ич, мөмкин ич

Чәчәкләр ясарга!

Шул сирень, кәнәферне

Өстәлгә куярмын.

Кочаклап, бәйрәм белән

Әнине котлармын!

Кочаклап, кочаклап

Әнине котлармын!

***

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»