Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 октября 2020 13:55

Ренат Харис шигырьләре

Ботка Газлы зәп-зәңгәр утта Әни пешерә ботка. Юган ярмасы – сары, Исеме була – тары. Ярманы суга салды, Суны кайнатып алды. Сөт өстәде аннары, тоз өстәде аннары, май өстәде аннары, һәм ботка булды тары.         Башмак кигәндә Менә безнең уң башмак, Менә безнең сул башмак, Уңын киябез...

Ботка

Газлы зәп-зәңгәр утта

Әни пешерә ботка.

Юган ярмасы – сары,

Исеме була – тары.

Ярманы суга салды,

Суны кайнатып алды.

Сөт өстәде аннары,

тоз өстәде аннары,

май өстәде аннары,

һәм ботка булды тары.

 

 

 

 

Башмак кигәндә

Менә безнең уң башмак,

Менә безнең сул башмак,

Уңын киябез башта,

Аннан киябез сулын...

Уңын алдан кигәннең

Уңа икән, ди, юлы.

Уң аяк безнең әзер,

Сулын киябез хәзер.

 

 

Юмартлар

Апамның зур курчагы

Күзләрен йома белә.

Минем шаян маймылым

Эченә төртсәң көлә.

Апамның телефоны –

Өреп тутыра торган.

Минем автомобилем –

Ачкычын бора торган.

Апам белән без дуслар,

Уенчык алмашабыз.

Икебез дә без юмарт –

Беркайчан талашмабыз.

Ренат Харис