Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 ноября 2020 08:20

Яшел койма артында

Казан артындагы авылларның берсендә яшел коймалы бик матур йорт бар. Ул йортның ишегалдында кояш кебек сап-сары түп-түгәрәк чеби яши. Аның исеме – Чәнти. Чәнти бармак кебек кечкенә булганга, әнисе аңа шундый исем биргән. Чәнти – бик кызыксынучан чеби. Яшел койма артында ниләр барлыгын бик беләсе килә аның. Анда әнисе Чуарбикәнең...

Казан артындагы авылларның берсендә яшел коймалы бик матур йорт бар. Ул йортның ишегалдында кояш кебек сап-сары түп-түгәрәк чеби яши. Аның исеме – Чәнти. Чәнти бармак кебек кечкенә булганга, әнисе аңа шундый исем биргән. Чәнти – бик кызыксынучан чеби. Яшел койма артында ниләр барлыгын бик беләсе килә аның. Анда әнисе Чуарбикәнең дә, әтисе Кикрикбайның да чыгып караганы юк. Үзен кошлар яшәгән ишегалдының хуҗасы дип санаган Күркәбану исә яшел койма артында бөтенләй бернәрсә дә юк дип уйлый. Тик Чәнти моңа ышанмый. Эх, оча белсә иде ул!

Ә беркөнне яшел койма өстенә кыр үрдәге килеп кунды. Җылы яктан кайтып барышы иде аның. Озак очудан бик ачыккан, сусаган үрдәкне Чәнти ярма белән сыйлады, туйганчы су эчерде.

Минем исемем – Асылбай, – диде үрдәк. – Бик зур рәхмәт сиңа! Син булмасаң, минем өемә кайтып җитәргә көчем дә калмас иде.

Эх, мин дә, синең кебек, оча алсам иде ул... – диде Чәнти.

Әйдә, өстемә утыр да нык итеп тотын! Туган ягым Татарстан буйлап сәяхәт иттерим әле үзеңне, – дип елмайды Асылбай.

Асылбай белән Чәнти киң кырлар, урманнар өстеннән очып үттеләр. Менә алар елга буенда урнашкан бик матур бер шәһәргә җиттеләр. Ул ап-ак таш дивар белән әйләндереп алынган иде. Дивар артында берсеннән-берсе матур корылмалар тора.

Бу – Казан, – диде Асылбай. – Дөресрәге аның үзәге, Казан Кремле. Монда минем якын дустым – Актәпи яши.

Шулвакыт ак манара эченнән песи малае йөгереп чыкты. Асылбай Актәпи белән исәнләште дә аны Чәнти белән таныштырды.

Сәлам-сәлам, нәни сәяхәтче! – диде Актәпи. – Казанга рәхим ит! Ул – Татарстан Республикасының башкаласы. Татарстанның үз флагы, үз гербы бар. Гербта минем ерак туганым – канатлы ак барс сурәтләнгән. Әнә, ишетәсеңме? Республикабызның гимны яңгырый.

...Казанда синең кебек нәниләр өчен бик күп күңел ачу урыннары бар! – диде Актәпи Чәнтигә. – Театрлар, цирк, зоопарк, аквапарк, саф һавада урнашкан уен мәйданчыклары...

Минем боларның берсен дә күргәнем юк... – диде Чәнти.

Алайса, бу кечкенә эскурсия синең өчен бигрәк тә кызыклы булачак! – дип елмайды Актәпи.

Чәнтинең беркайчан да бүгенгедәй күңел ачканы булмады. Ул Актәпи һәм Асылбай белән «Кырлай» паркыннан чыкканда, көн төшкә авышкан, ә алар өчесе якын дусларга әверелгәннәр иде.

Актәпинең яңа дусларыннан бер дә аерыласы килмәде. Ул да Асылбай һәм Чәнти белән бергә сәяхәт итәргә булды. Чеби белән песи баласы Асылбайга утырдылар да зәңгәр күккә күтәрелделәр. Алар яшел урманнар, мул сулы елгалар, киң кырлар өстеннән очып үттеләр. Бу – искиткеч матур һәм бай табигатьле Татарстан иде.

Оча торгач, Актәпи Асылбайга:

Дустым, менә бу авыл янында туктыйк әле, монда минем дустым – Дружок исемле эт яши, – диде.

Привет, Актапи! Я так рад тебя видеть! – диде Дружок, дуслар зәңгәр коймалы бик матур йорт янына килеп туктагач.

Чәнти белән Асылбай эткә гаҗәпләнеп карадылар. Актәпи дусларының сораулы карашларын шундук аңлап алды:

Дружок рус авылында туып үскән, ул русча сөйләшә. Татарстанда бик күп халыклар яши бит. Алар арасында татарлар да, руслар да, чувашлар, удмуртлар, марилар да бар. Һәр халыкның үзенә аерым теле, милли киеме, яраткан ризыгы, бәйрәмнәре, җыр-уеннары бар. Шундый төрле булсалар да, Татарстан халыклары бер-берсен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшиләр.

Безнең республикабызда кешеләр генә түгел, төрле җәнлекләр дә яши, – дип дәвам итте сүзен Актәпи. – Моннан ерак түгел бер урманда Аюхан бабай тора. Ул инде кышкы йокысыннан уянган булырга тиеш. Әйдә, аның янына барабыз!

Алар килгәндә, Аюхан бабай өнен җыештырып йөри иде. Ул Актәпине дә, Чәнти белән Асылбайны да бик шатланып каршы алды.

Урманга рәхим итегез! – диде ул. – Монда куян, төлке, бүре, болан, поши һәм тагын бик күпләрне очратырга мөмкин, – дип сөйли-сөйли, Аюхан бабай кунакларын тәмле бал белән сыйлады.

Бик зур рәхмәт сезгә, дусларым! – диде, урманнан чыккач, бер көн эчендә шулкадәр күп нәрсә белгән һәм күргән Чәнти. – Бу искиткеч кызыклы сәяхәт булды.

Ә хәзер инде өеңә кайтырга вакыт, – диде Асылбай. – Әти-әниең сине югалтканнардыр, борчылып беткәннәрдер. Әйдә, башта Актәпине Казан Кремленә кертеп куйыйк, аннары мин сине өеңә озатырмын.

Дустым, без дә сәяхәтчеләргә хәерле юл телик. Нәни чеби тиздән өенә кайтып җитәр. Аның бит әле әнисе Чуарбикәгә дә, әтисе Кикрикбайга да, үзен кошлар ишегалдының хуҗасы дип санаган Күркәбикәгә дә яшел койма артындагы зур, матур һәм гаҗәеп дөнья турында сөйлисе бар.

Гөлнара Хәйдәрова әкияте

Фәридә Ризаева рәсеме