Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 ноября 2019 07:38

«Салават күпере» - безнең якын дустыбыз

Исәнме, якын дустыбыз «Салават күпере!» Без, 321 нче татар балалар бакчасына йөрүче нәни дусларың, көзге җилләр аша үзебезнең кайнар сәләмнәребезне сиңа юллыйбыз. Менә тагын ямьле җәй артыннан алтын көз киле. Димәк, «Салават күпере» журналына язылыр вакыт җитте. Бу юлы да сынатмадык, бакчабыз күләмендә яраткан журналыбызга язылуның бердәм акциясен оештырдык. Бу...

Исәнме, якын дустыбыз «Салават күпере!» Без, 321 нче татар балалар бакчасына йөрүче нәни дусларың, көзге җилләр аша үзебезнең кайнар сәләмнәребезне сиңа юллыйбыз.

Менә тагын ямьле җәй артыннан алтын көз киле. Димәк, «Салават күпере» журналына язылыр вакыт җитте. Бу юлы да сынатмадык, бакчабыз күләмендә яраткан журналыбызга язылуның бердәм акциясен оештырдык. Бу күркәм эштән хәттә нәниләр төркеме әти-әниләре дә читтә калмадылар. Чөнки алар әлеге журналның балаларны туган телдә, татар телендә тәрбияләүдә һәм милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны сабыйларның күңеленә түкми-чәчми җиткерүдә, никадәрле әһәмиятле икәнлеген бик яхшы аңлыйлар. Без «Салават күпере»нең һәр санын көтеп алабыз. Тәрбияче апаларыбыз безгә аларны кычкырып укыйлар. Журнал битләрендә басылып чыккан уеннарны да бик яратып уйныйбыз. Хәттә журналга багышлап язган шигырьләребез дә бар. Яраткан журналларыбызны тотып, һәр төркемдә күмәк фотога да төштек әле. Шулай ук редакция хезмәткәрләренә һәм журналны яратып укучы башка барлык дусларга музыкаль сәләм дә юллыйбыз.

Соңгы елларда, ноябрь азагында әниләр көнен билгеләп үтү, бер матур, күркәм гадәткә әйләнде. Барлык-барлык әниләрне әлеге бәйрәм белән котлыйбыз. Шушы матур шигырьләребезне, газизләрдән газиз әниләребезгә багышлыйбыз.  Аларны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Киләчәктә дә безнең дуслыгыбыз дәвам итәр, дигән теләктә калабыз.

«Салават күпере» - безнең якын дустыбыз.

Иң якын дустыбыз син

Әй, «Салават күпере!»

Шундый матур журнал син!

Төсләрең дә күп төрле.

Әй, «Салават күпере!»

Чынлап сине яраттык.

Синең ярдәмең белән

Күп яңа дуслар таптык.

Йолдыз булып балкыйсың

Балачакның күгендә.

Синдәй дусны яратмый,

Һич тә мөмкин түгел лә.

Дуслыгыбыз хисләрен

Күпер итеп үрәсең

Һәр ай саен син безгә

Кунак булып киләсең.

Һәрвакытта сагынып,

Сине көтеп алабыз.

Килгән һәрбер саныңда

Күпме кызык табабыз.

Татарча булгангамы,

Кадерле бигрәк тә син.

Телебезне сөяргә

Син безне өйрәтәсең.

Журналыбызны  һәрчак

Кадерләп кулга алыйк

Озак еллар буена

Без дуслар булып калыйк!

***

Әй, «Салават күпере», безгә

Яңа балкыш булып килде

Күпме битараф күңелләргә

Яз сулышын гүя өрдең син!

Әй, «Салават күпере», һәрчак

Якты йолдыз булып балкыдың!

Әйдәп баручы дусты бит син,

Милләт җанлы горур халкымның!

(Захарова Раушания)

Материалны әзерләделәр: татар теле теле тәрбиячесе Захарова Раушания Низаметдиновна, мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячесе Багаветдинова Алсу Наилевна һәм музыка җитәкчесе Ногманова Айгөл Фәниловна