Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 декабря 2019 06:39

«Сәйяр» йолдызлары – 2019» Мамадыш районы «Кызыл Тау «Аленушка» балалар бакчасы»

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар матур әдәбиятне тыңларга, сөйләргә генә түгел, ә бигрәк тә әкият дөньясына кереп китеп, уйнарга яраталар. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирүдә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Мамадыш районы «Кызыл Тау «Аленушка» балалар бакчасы» тәрбиячеләре дә театральләштерү аша балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерергә, дөрес, сәнгатьле сөйләм формалаштырырга, эстетик...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар матур әдәбиятне тыңларга, сөйләргә генә түгел, ә бигрәк тә әкият дөньясына кереп китеп, уйнарга яраталар. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирүдә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Мамадыш районы «Кызыл Тау «Аленушка» балалар бакчасы» тәрбиячеләре дә театральләштерү аша балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерергә, дөрес, сәнгатьле сөйләм формалаштырырга, эстетик тәрбия бирергә һәм әхлак сыйфатлары булдырырга, татар телендә иркен аралашырга теләк тудырырга омтылалар. Бакчабызда әсәрләрне драматизацияләү, сәхнәләштерү, башка төркем балаларына, әти-әниләргә күрсәтү, төрле чараларда чыгыш ясау, конкурсларда катнашу гадәти күренеш булса да, балаларда һәрвакыт зур сөенеч, горурлык хисе тудыра. Алар төрле шигырьләр, әкиятләр, хикәяләрне теләп, кызыксынып сәхнәгә куялар, үзләренең рольләрен җаваплы башкаралар. Бигрәк тә, әти-әниләренең әкият өчен кирәкле булган атрибутлар, костюмнар, декорацияләр әзерләүдә катнашуы, балаларга көч бирә, аларны «канатландыра».

Татар язучыларынын кызыклы, мавыктыргыч, тирән эчтәлекле һәм тәрбияви кыйммәтле әсәрләрен сәхнәгә куеп, балалар кечкенәдән уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, әкият геройларының уй-хисләренә, эш-гамәлләренә тиешле, дөрес бәя бирә белергә, ярдәмчел, гадел, әдәпле, өлкәннәргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өйрәнәләр. Табигать дөньясын чагылдырган әсәрләр балаларда тереклек ияләрен яклау, аларны саклау, үзара ярдәмләшү, хезмәт сөючәнлек тәрбияли. Безнең репертуарда да дуслык («Дүрт дус», «Теремкәй»), тырышлык («Эш беткәч, уйнарга ярый», «Кызыклы шәкерт»), яклау, үзара ярдәмләшү («Урман әкияте»), чисталык («Урман дуслары») (экология) һәм башка темаларга спектакльләр бар. «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленә ияреп, балаларны татар язучыларының иҗаты белән таныштыруны дәвам итеп, ялкау куян баласын «очраттык» һәм балаларда тырышлык, ярдәмчеллек, дуслык, гаделлек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан, Зиннур Хөсниярнең әсәре буенча «Куян тунны каян алган» музыкаль спектаклен сәхнәләштереп, репетруарыбызны баеттык.

Алга таба да сәхнәләштерү эшчәнлеге өстендә эшләүне дәвам итү, татар язучыларының әсәрләренә, театр сәнгатенә балаларыбызның игътибарын арттырырга, мәхәббәт хисе тәрбияләргә ярдәм итер дигән теләктә калабыз.