Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 декабря 2019 07:14

«Сәйяр» йолдызлары – 2019» «Ләбиб Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Ләбиб Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» Мәктәбебездә 39 укучы белем алса да, төрле түгәрәкләр эшли. «Спорт аэробикасы», «Спортивные игры», «Спорт акробатика», «Основы лидерство», «Первые шаги». Ярыш, конурсларда бик теләп катнашабыз, призлы урыннар алабыз. 2016 нчы елдан...

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

«Ләбиб Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»

Мәктәбебездә 39 укучы белем алса да, төрле түгәрәкләр эшли. «Спорт аэробикасы», «Спортивные игры», «Спорт акробатика», «Основы лидерство», «Первые шаги». Ярыш, конурсларда бик теләп катнашабыз, призлы урыннар алабыз.

2016 нчы елдан «Сүнмәс йолдызлар» театр коллективы эшли башлады. Шул ук елны без «Сәйяр» театр фестиваль конкурсында А.Әхмәднең «Иптәшләр белән»ен сәхнәләштереп, зона этабына үттек һәм Яр Чаллы шәһәрендә катнашу бәхетенә ирештек. Моңа без бик нык шатландык. Ә инде 2017 елда ике театр коллективы барлыкка килде.

«Сүнмәс йолдызлар» театр коллективы белән Д.Салиховның «Кызыл чәчәк» , «Яшь йөрәкләр» театр коллективы белән Т.Миңнуллинның «Кәрлә мәктәп баласы» спектакльләрен сәхнәләштердек.

2018 елда «Яшь йөрәкләр» театр коллективы белән Г.Камалның «Беренче театр»ын сәхнәләштердек. Призлы урыннарга лаек булдык.

Быел исә, 2019 елда Н.Гыйматдинова «Сугыш бекән, юлчы Мөнәвәрә» спектакле беләнн катнаштык. Әлеге спектакльләр белән «Сәйяр» фестивалендә, Шәүкәт Биктимеров театр фестивалендә конкурсында катнаштык. Алар белән Муниципаль этапта 1 урыннар яуладык.

Укучыларыбыз менә шулай итеп укуда гына түгел, төрле ярышларда да үзләрен сынатмыйлар.