Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 декабря 2019 07:42

«Сәйяр» йолдызлары – 2019» Ютазы районы, Урыссу бистәсе, «3 нче санлы «Ромашка» балалар бакчасы

Театр – ул әкият, иҗат, могҗиза… Театр! Ул сүзне ишетү белән балаларның гына түгел олыларның да йөзләре ачылып китә, чыннан да, бу сүздә ниндидер могҗиза, тылсым бар кебек. Театр – ул әкият. Әкият – ул матурлык, тылсым. Балалар дөньясында әкият белән театр икесе бергә үрелеп бара. Нинди яшьтә булсаң да,...

Театр – ул әкият, иҗат, могҗиза…

Театр! Ул сүзне ишетү белән балаларның гына түгел олыларның да йөзләре ачылып китә, чыннан да, бу сүздә ниндидер могҗиза, тылсым бар кебек.

Театр – ул әкият. Әкият – ул матурлык, тылсым. Балалар дөньясында әкият белән театр икесе бергә үрелеп бара. Нинди яшьтә булсаң да, олы кешеме син, кечеме, әкиятләрнең үзенә күрә ниндидер серле, яшерен дулкынландыргыч серләрен ачарга була. Кечкенәдән үк әкиятләр тыңлап, кеше үзе дә сизмәстән тормышка тәҗрибә туплый башлый. Һәр баланың куңелендә, таныш әдәби сюжетларны яңадан тудыра торган, ирекле театр уеннарында катнашу теләге яшеренеп ята.

Театр балаларны берләштерә дә. Алар бер – берсенең ничек уйнавын күзәтеп кенә калмый, бер – берсе өчен борчыла, бер – берсенә ярдәм итә, уңышлары өчен сөенә.

Безнең 3нче санлы балалар бакчасы балалары һәм тәрбиячеләре катнашында театр уйнау матур традициягә кереп китте. Бу традициянең уңышлы узуы татар теле тәрбиячеләре, музыка җитәкчесе, бакча коллективы һәм ата – аналарның бердәм, актив, иҗади эшләве нәтиҗәсендә барлыкка килде. Театрга әзерлек чоры бик күңелле һәм кызыклы. Әкият сайлау, аңа эшкәрмә ясау, уңышлы музыкаль бизәлеш булдыру, « артислар» сайлау, эстетик яктан югары дәрәҗәдә булган декорацияләр тудыру, матур киемнәр әзерләү, барыбызның да бердәм эше.

Зурлар төркеме балалары белән әниләр көненә «Өч кыз» дип аталган татар халык әкиятен сәхнәләштердек. Әниләр бик теләп карадылар.

Рус телле балаларын да читтә калдырмыйбыз. Алар «Кем нәрсә ярата?» әкиятен бакча балаларына уйнап күрсәттеләр. Тырышып аларның уйнаулары татар теленә, аның мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияли. Рус халык әкияте «Теремкәй»не рус телле тәрбиячеләре чын татар телендә балаларга уйнадылар. Олыларның да театрда уйнавы татар теленә, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияли.

Балалар бик матур эчтәлекле спектакльләр куеп республика театр фестивалендә дә катнашалар. Фестивальне оештыручылар театр эшчәнлегенең тәрбияви мөмкинлекләре бик зур булуын күздә тоталар. Өч ел «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә катнашканып Дипломнар белән бүләкләндек. «Бер алманы бишкә бүләек» музыкаль әкият белән зона этабына да үттек. Безгә бу фестивальдә катнашу тагында дәртләндерде һәм елда катнаша башладык. Үткән елны зурлар төркеме балалары «Ике кыз» татар халык әкияте белән фестивальдә катнаштык. Театрны олылар конендә һәм мәктәпкә эзерлек төркеме балаларына куйдык. Бу елны «Кәҗә кергән бакчага» музыкаль әкиятне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әзерләдек, әти-әниләргәдә курсәттек. Балаларга театр уйнарга бик ошый, ул киемнәр, туган телдә сөйләшү, музыкаль җырлы – уеннар...

Халкыбыз тарафыннан иҗат ителгән серле һәм мавыктыргыч әкиятләрне сәхнәләштереп уйнап, балалар уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, әкият геройларының уй – хисләренә, эш гамәлләренә дөрес бәя бирә белергә, мәрхәмәтле, рәхимле, шәфкатле, ярдәмчел булырга өйрәнәләр. Әкият геройлары белән танышу аша аларның борчу – шатлыкларын, рухи халәтләрен аңларга өйрәтәләр, әдәп - әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерәләр. Балаларда туган халкына, аның мәдәниятенә, халык иҗатына, матур әдәбият әсәрләренә, театраль уеннарга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли.

Ютазы районы, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе, «3 нче санлы «Ромашка» балалар бакчасы 1 нче квалификцион категорияле татар теле тәрбиячесе Шафыйгуллина Рүзилә Әнәс кызы.