Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 декабря 2019 10:52

«Сәйяр» йолдызлары – 2019» Казан шәһәре Идел буе районы 396-нчы номерлы балалар бакчасы

Нәниләр дә театр ярата Театр. Сәхнә. Артист. Бу сүзләрдә никадәр хыял! Бу сүзләрне ишетү белән сабыйларнын күзләрендә очкыннар кабына, иреннәрендә елмаю чагыла. Чөнки, һәркайсының артист булып карыйсы килә. Чынлап та, кечкенәдән кем генә артист булырга хыялланмый икән? Балалар бакчасында мондый хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итүче тәрбияче апалар эшли. Безнең «Урман...

Нәниләр дә театр ярата

Театр. Сәхнә. Артист.

Бу сүзләрдә никадәр хыял! Бу сүзләрне ишетү белән сабыйларнын күзләрендә очкыннар кабына, иреннәрендә елмаю чагыла. Чөнки, һәркайсының артист булып карыйсы килә. Чынлап та, кечкенәдән кем генә артист булырга хыялланмый икән?

Балалар бакчасында мондый хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итүче тәрбияче апалар эшли.

Безнең «Урман әкияте» исемле 396нчы балалар бакчасында татар театр түгәрәге 20 еллап эшләп килә. Безнең спектакльләрдә тәрбиячеләр һәм әти-әниләр дә бик теләп катнашалар: костюмнар, декорацияләр белән ярдәм итәләр. Мондый бердәмлек уңай мөнәсәбәтләрнең нигезе булып тора, бакчада тәрбияләнүчеләрнең тормышын иҗади шатлык белән тулыландыра. Сабыйлар кызыксыну, уйчанлану, оялчанлык, гаҗәпләнү кебек хис-халәтләр белән танышалар. Безнең репертурда бик күп әкиятләр: «Кызыл калфак» (Ш. Перро), «Шалкан», Габдулла Тукайның әкиятләре, «Тарихи Казан» театральләштерелгән музыкаль композиция һәм башкалар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган күренешләр дә куела. Спектакльләрдә уйнау, иҗади уеннарда катнашу балаларның сөйләм телләрен камилләштерә, аралашу активлыгын үстерә, үзләрен тамашачылар алдында иркен тотарга өйрәтә.

Без һәр ел саен диярлек театр конкурсларында катнашабыз: шәһәр мәгариф идарәсе оештырган «Яшь артист»; «Салават купере», «Сәхнә» журналлары оештырган «Сәйяр» конкурсларында «Ялкаулык-хурлык» спектакле белән призлы урыннар яуладык.

Тагын шуны да әйтеп үтәсе килә: һәр елны, 27 нче мартта, бакчабызда театр көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Бу көнне олысы-кечесе, бакчабызның һәр хезмәткәре нинди дә булса персонаж костюмына киенә. Залда костюмнар күрсәтү тамашасы оештырыла, төрле спектакльләр, күренешләр тәкъдим ителә.

Милләтебезнең бүгенге көннәрдәге иҗади шәхесләре белән дә таныштырып барырга тырышабыз. Күптән түгел татар язучылары белән очрашу оештырдык. Кунакка балалар язучылары Йолдыз Шарапова, Галимҗан Гыйльманов, Равилә Шайдуллинаны чакырдык. Алар балалар алдында чыгыш ясадылар, үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Балалар да җавапсыз калмадылар: өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр һәм Галимҗан Гыйльмановнын «Конфетлар патшалыгында» спектаклен күрсәттеләр. (Бу спектакль өчен балалар әниләре һәм тәрбиячеләр белән бергә төрле зурлыктагы конфетлар ясадылар, ә иң нәни сабыйлар конфетлар биюен башкардылар) Чара бик күңелле аралашу булып истә калды.

Шакурова Наиля Гарифулл кызы

Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Казан шәһәре Идел буе районы «Балаларның үсеш үзәге – 396-нчы номерлы балалар бакчасы