Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 января 2020 10:25

Ике тәкә

Әкият Бер авылда яшәгән ди бер әби. Үзенә генә күңелсез булмасын дип, ул күп итеп сарыклар асраган. Шул сарыклар арасында зур мөгезле бик усал ике тәкә булган. Алар көннәр буе үзләренең зур мөгезләре белән сөзешәләр дә сөзешәләр икән. Бөтен коймаларны, абзарларны җимереп бетергәннәр, ди. Көннәрдән бер көнне әби, аларның тәртипсезлекләренә...

Әкият

Бер авылда яшәгән ди бер әби. Үзенә генә күңелсез булмасын дип, ул күп итеп сарыклар асраган. Шул сарыклар арасында зур мөгезле бик усал ике тәкә булган. Алар көннәр буе үзләренең зур мөгезләре белән сөзешәләр дә сөзешәләр икән. Бөтен коймаларны, абзарларны җимереп бетергәннәр, ди. Көннәрдән бер көнне әби, аларның тәртипсезлекләренә түзә алмыйча, бик каты ачуланып әйтә:

- Сез үзегезне бик тәртипсез тотасыз, минем абзар – кураларымны ватып бетердегез, бүтән сарыкларның тынычлыгын алдыгыз. Үзегезнең көчегезне сынап карарга телисез икән, барыгыз, урманга барып яшәп карагыз, бәлки анда акылга утырып кайтырсыз, – дип тәкәләрне урманга куып җибәрә.

Нишләсеннәр, китәләр тәкәләр урманга... Урман ерак булмаганга, бик тиз барып җитәләр; әйләнә- тирәдәге сусыл яшел үләннәрне, иркен болыннарны күреп куанышалар:

- Безгә бу урманда бик әйбәт булыр: тамагыбыз тук, сикерергә, уйнарга да урын җитәрлек, - диләр болар.

Көтелмәгән кунакларның килүе турында урман җәнлекләренә хәбәр бик тиз барып ирешә. Чөнки озын койрык саескан тәкәләрне инде урманга керү юлында ук күреп алган була. Ә саесканның авызында сүз тормаганны һәркем белә.

Шулай итеп, матур гына уйнап йөргән тәкәләр янына көлтәдәй матур койрыгын болгап төлке килеп җитә.

- И-и-и, нинди кадерле кунаклар килгән икән безнең урманыбызг! Әгәр мөмкин булса, мин сезне үземнең өемә чакырып урман сыйларыннан авыз итәр идем. Зинһар, ризалашыгыз, үпкәләтә күрмәгез.

Тәкәләр ягымлы, кунакчыл Төлкебикәнең тәкъдименә бик теләп ризалашалар һәм урман куелыгына юл тоталар. Хәйләкәр төлке боларны үзенең өненә алып керә һәм ишекне бикләп куя.

- Эләктегезме, беркатлы акылсыз тәкәләр, миннән ычкына алмассыз. Хәзер мин сездән бик тәмле бәйрәм табыны әзерләрмен һәм дусларымны җыеп кунак итәрмен.

Тәкәләр нинди хәйләгә эләккәннәрен тиз аңлап алалар һәм бик нык ачуланалар.

- Син төлке безне алдадың, тик син безнең нинди көчле икәнебезне белмисең әле,- дип, төлкене үзләренең зур мөгезләре белән сөзәргә тотыналар. Хәйләкәр төлке, тәкә итеннән авыз итү теләге көчле булу сәбәпле, дөрестән дә, кунакларның мөгезләренә артык игътибар бирмәгән була. Сөзелүдән тәмам хәле беткән төлке тәкәләрдән гафу үтенә, бүтән беркайчан да аларга начарлык эшләмәскә сүз бирә һәм ишекне ачып, “кунакларны” чыгарып җибәрә.

Төлкедән котылгач, урманда йөрүнең куркыныч булуын аңлаган тәкәләр кире әби янына кайтырга карар кылалар һәм авылга юл тоталар.

- Әбекәй, без бүтән беркайчан да синең абзар-коймаларыңны ватмабыз, тату яшәрбез, сарыкларны хәйләкәр төлкедән сакларбыз, кире кайтырга рөхсәт бир безгә, – дип, әбидән гафу үтенәләр. Әби аларны гафу итә.

Шуннан бирле тәкәләр бик тату яшиләр, әбигә күңелсезлекләр китермиләр.

Казан шәһәре Идел буе районы 383 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Усманова Әминә Әнәс кызы.