Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 апреля 2020 12:20

Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасы

Чаллы шәһәренең 118 нче “Алмакай” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә “Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы” оештырып җибәргәннәр. Балаларда һәм ата-аналарда экологик культура формалаштыру, күзәтүләр оештыру, тәҗрибәләр аша танып – белү үсешенә шартлар тудыру, балаларның күзәтүчәнлеген, иҗадилыгын, мөстәкыйльлеген үстерү – төп максат булып тора. Балаларны үсемлекләр дөньясы белән кызыксындыру һәм аларга карата...

Чаллы шәһәренең 118 нче “Алмакай” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә “Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы” оештырып җибәргәннәр. Балаларда һәм ата-аналарда экологик культура формалаштыру, күзәтүләр оештыру, тәҗрибәләр аша танып – белү үсешенә шартлар тудыру, балаларның күзәтүчәнлеген, иҗадилыгын, мөстәкыйльлеген үстерү – төп максат булып тора. Балаларны үсемлекләр дөньясы белән кызыксындыру һәм аларга карата сакчыл караш тәрбияләү безнең бурыч.
Бу кызыклы эшчәнлеккә ата-аналар да үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Чәчәр өчен орлыклар, туфрак, уңайлы тартмалар, үсемлекләрне тәрбияләү өчен эш кораллары  кечкенә тырмачыклар, лейкалар алып килделәр.
Орлыкларны чәчү март аенда гына булса да, без әзерлекне алдан ук башладык. “Яшелчә бакчасында нәрсәләр үсә?”, “Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасын син ничек күзаллыйсың?”, “Серле орлыклар” дигән әңгәмәләр үткәрелде. “Үсемлекләрнең өлешләре”, “Үсемлекләрнең тишелеп чыгуы һәм үсеше”, “Кояш, су һәм үсемлек” дигән презентацияләр карадык. Яшелчәләрнең формаларын ныгыту максатыннан, күрмичә тотып карап белү өчен “Серле капчык” ны уйнадык. “Исе буенча таны” уенында күзне йомган килеш суган, кыяр, помидор, сарымсакны таныдылар. Яшелчәләрне җиләк – җимешләрдән аеру максатыннан, һәр балага роль биреп, (“Агачта ниләр үсә?”, “Түтәлдә ниләр үсә?”) “Үз урыныңны тап” дигән уен оештырдык. Ата–аналар “Парлы рәсемнәр”, “Өлешләрдән бербөтенне җый” дигән өстәл уеннары бүләк иттеләр. Балалар “Яшелчә кибетендә” дигән сюжетлы – рольле уенны бик яраталар. Проект башланганчы, әзерлек буларак, иҗади – сәнгать эшчәнлекләре дә оештырылды. Дөрес төсләрне сайлап алып, яшелчә рәсемнәре буяу, көз көне “Помидорлар һәм кыярлар тозлыйбыз” дигән кисеп ябыштыру, “Савыттагы яшелчәләр” дигән рәсем ясау, “Зур һәм кечкенә яшелчәләр” дигән пластилиннан әвәләү эшчәнлекләре үткәрелде. Суганның ничек тишелеп чыгу эзлеклелеген дә әвәләү эшчәнлегендә сурәтләдек. Агач ботакларындагы бөреләрдән ничек кечкенә яфраклар чыгуын рәсем итеп ясадык. Яшелчәләр турында шигырьләр өйрәндек, табышмакларга җаваплар эзләдек.
Проект эшчәнлегендә бакчабызның шәфкать туташлары – Валентина Алексеевна һәм Лидия Леонидовна да катнаштылар. Алар балаларга яшелчәләрнең файдасы турында әңгәмәләр үткәрделәр. Суган һәм сарымсакның салкын тиюдән ничек саклавы турында сөйләделәр. Февраль, март айларында бу яшелчәләрне өстәлләргә турап куйдык.
Март аенда тартмачыклар, туфрак, орлыклар булдыргач, без чәчүне оештырдык. Бу эштә һәр бала катнашты. Кабак, кыяр, кабачки, кишер, редиска, помидор, укроп орлыклары чәчтек, суган утырттык. Аннан соң, дежурлар билгеләп, һәр көнне тиешле күләмдә генә су сиптек. Орлыкларның тишелеп чыгуын һәр көнне кызыксынып көттек. Тишелеп чыккан көннәрен билгеләп куйдык. Яшел суганны җыеп алып, ашка турадык, аннан соң тагын утырттык. Көн саен иртән килгәч, балалар үсентеләрнең ничә яфрак чыгарганын кызыксынып карадылар. Шушы көннәрдә без аларны үзебезнең төркемнең тәҗрибә участогына күчереп утыртырбыз. Җәй көне дә су сибеп, тәрбияләп торырбыз.
Проект көтелгән нәтиҗәләрне бирде. Балаларның кызыксынучанлыклары, җаваплылык хисләре артты. Суга сусаган үсемлекләрне күреп, ярдәм итәргә ихтыяҗ туды. Үсентеләрне сирәкләп утырткач, иркенләбрәк үсеп киткәннәрен күреп, бергәләп куандык. Зур яфраклы, көчле үсентеләр (кабак, кабачки) янындагы зәгыйфь булып тишелгәннәрен аерып, күчереп утырттык. Җылы кояш нурлары, су тиешле дәрәҗәдә булса, нәни үсентеләргә яратып карасак, алар әйбәт үсә, дигән нәтиҗәгә килдек. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчабызга соклану хисләре туды. Авылда, бакчада әби–бабайларга, әти–әниләргә ярдәм итү теләге уянды.
Гөлфәния Никитина, Асия Хуҗина, Ильмира Салахиева, Чаллының 118 нче “Алмакай” балалар бакчасы.