Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 июня 2020 10:18

Урман безнең чын дус

           Сәхнәләштерелгән әкият          - балаларның табигатьне саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү;          - аларда табигатькә аңлы караш, экологик культура тәрбияләү;          - барлык тереклек ияләренә карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тудыру;          - алар турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту;          -...

           Сәхнәләштерелгән әкият

         - балаларның табигатьне саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү;

         - аларда табигатькә аңлы караш, экологик культура тәрбияләү;

         - барлык тереклек ияләренә карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тудыру;

         - алар турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту;

         - табигатьтә үз–үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту;

         - кеше белән табигать арасындагы төрле бәйләнешләр турында күзаллауларны киңәйтү;

         - табигатьнең матурлыгына сокланырга өйрәтү;

         - балаларның иҗат итү, фикер йөртү, хыяллана белү сәләтләрен, хәтерләрен үстерү;

         - актерларның уеннарын, куелышын,сәнгати чараларын һәм бизәлешен бәяли белергә өйрәтү;

Сәхнәләштерелгән тамашада катнашалар:

-   Урман хуҗасы,

-   Убырлы карчык,

-   Ләйлә,

-   Ирек,

-   Аю малае,

-   Куян малае,

-   Бүре малае,

-   чәчәкләр.

Сәхнә бизәлеше өчен кулланылган материал:

-         агачлар,

-         агачтагы кошлар,

-         җиләкләр,

-         кәрзиннәр,

-         чәчәкләр,

-         дару ясарга дигән савытлар.

Сәхнәгә урман күренеше ясалган. Чәчәкләр, җиләкләр үсә. Кошлар сайрый.

Көй уйный. Урман хуҗасы керә, як–ягына карана.

Урман хуҗасы:

         - Менә мин урманымны карап, барлап йөри идем әле. Бөтенеседә исән – саулар, урманымда тынычлык микән?! (пауза) Кошлар сайрый! (сөенеп тирә -якка карый) Нинди матур сайраулары. Менә минем агачларым, менә минем чәчәкләрем. (күрсәтә) Ай, (тыңлый) анда кеше авазлары ишетелә түгелме соң? (залга кешегә карап әйтә) Нишләп йөриләр икән? Агач сындырып, кош оялары сындырып йөрүчеләр түгел микән? Качып карап торыйм әле.

(агач яртына качып карап тора, сәхнәгә кулларына кәрзин тоткан кыз белән малай керәләр . “Җир җиләкләре” көе уйный, көй әкренәя)

Ләйлә :

-  Менә бездә килеп җиттек.

Ирек:

         - Нинди матурлык, кошлар сайрый.

Ләйлә: (җиргә карап)

         - Җиләкләр пешкән.

Ирек:

         - Ләйлә, әйдә, җиләк, дару үләннәре җыек.

(йөгерә - йөгерә җиләк җыялар, җыеп бетергәч бергә бииләр).

Ләйлә:

         - Ирек,кайтып җиләктән как,варенҗе ясыйк.

Ирек:

         - Дару үләннәрен киптерик. Кыш көне кирәк булыр.

(кайтып китәләр, урман хуҗасы агач артыннан чыга).

Урман хуҗасы:

         - Курыккан идем аны, бик акыллы, тәртипле балалар булды әле болар. Матур гына килеп , матур гына кайтып киттеләр. Әле бит җиләкнең, дару үләннәренең файдасы турында да беләләр.

(Убырлы карчык йөгереп керә).

Убырлы карчык:

         - Нәрсә адәм балаларына сокланып йөрисеңме? Ә үзеңнең урманыңда нинди хәлләр икәнен белмисеңдер әле? Аю малаеның эче авырта, Куян баласының башы авырта, ә Бүре баласына суык тигән.

Урман хуҗасы:

         - Шулай мени, ә син бердә кайгырма. Безнең урманда дару үләннәре, файдалы чәчәкләр бик күп. Шулар белән без аларны дәваларбыз. Менә ромашка, ә менә бака яфрагы, бусы мәтрүшкә, ә монысы гөлбадран.

(чәчәкләр уртага йөгереп чыгалар, “Чәчәкләр биюе”. Урман хуҗасы белән Убырлы карчык кырыйдан карап торалар, бию беткәч Урман хуҗасы чәчәкләргә карап)

Урман хуҗасы:

         - Әйдәгез, дусларым, ярдәмгә ашыгыйк.

(бөтенесе бергә җыелып юлга чыгалар, икенче яктан Бүре, Куян, Аю керәләр, Куян башын, Бүре муенын бәйләгән, Аю эчен тоткан килеш агач төбенә чыгып яталар, алар янына Урман хуҗасы белән Убырлы карчык, чәчәкләр керәләр)

Урман хуҗасы:

         - Нәрсә, дусларым, чирләп киттегез мени?

(Убырлы карчык Урман хуҗасы тирәсендә йөгереп йөри)

Убырлы карчык:

         - Әйе, әйе, чирләделәр, берседә әниләренең сүзен тыңламадылар. Куянның башына эссе сукты,чөнки башына панама кимәде. Бүре чишмәдән суык су эчте, ангинасы шеште. Ә Аю баласы, ә Аю баласы (кулы белән күрсәтә) бер тәпән бал ашады, шуңа эче авырта.

Урман хуҗасы:

         - Әйе, әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәк, шулай булсагыз, бер кайчанда чирләмәячәксез. Ә хәзер без сезне дәваларбыз. Кая әле Бүрекәй, башта сине дәвалыйк, суык тигәннән ромашка булыша.

(ромашка уртага чыга, шигырь сөйли)

Ромашка:

         - Чәчәкләрем түм – түгәрәк,

         Җете сары үзләре,

         Әйтерсеңлә, карап тора

         Аннан җәйнең күзләре.

         Дәвалыймын чирләсәгез

         Терелтермен һәммәсен

         Табам тик ярдәмдә генә

         Яшәвемнең мәгънәсен.

(ромашка Урман хуҗасы янына килеп, савытка бер ромашка чәчәген сала, Урман хуҗасы шул даруны Бүрегә эчертә, Бүре терелә, сөенә- сөенә мәтәлчек атып чыгып китә).

Урман хуҗасы:

         - Менә бит, Бүре малаеда терелде, кая әле, Куян малае Наян. Ә сине сары мәтрүшкә белән дәваларбыз.

(мәтрүшкә уртага чыга, шигырь сөйли)

Мәтрүшкә:

         - Мин – мәтрүшкә, тыйнакмын

          Сары чәчәк атамын.

Җанга, тәнгә ләззәт биреп,

          Хуш исләр таратамын.

          Дәвалыймн ютәлләрне,

          Татлы хуш исем белән

          Авырудан арынуның

          Мең төрле серен беләм.

(мәтрүшкә Урман хуҗасы янына килеп, савытка бер мәтрүшкә чәчәген сала, Урман хуҗасы шул даруны Куян малае Наянга эчертә, Куян терелә, сөенә-сөенә чыгып китә)

Урман хуҗасы:

         - Менә бит, Куян малаеда терелде, ә хәзер без Аю малаен да терелтербез. Ә без аны үги ана яфрагы белән дәваларбыз.

(үги ана яфрагы уртага чыга, шигырь сөйли)

Үги ана яфрагы:

         - Мин – үги ана яфрагы

Үләннәрнең патшасы,

Чирләсәгез, авырсагыз

Син яхшы дару диләр.

         Мең төрле серен беләм.

(үги ана яфрагы Урман хуҗасы янына килеп , савытка бер үги ана яфрагы сала, Урман хуҗасы шул даруны Аю малаена эчертә, Аю малае терелә, сөенә-сөенә чыгып китә)

Урман хуҗасы:

- Менә бит безнең урман нинди бай, ул матурлыкка да, карагыз әле нинди матур агачларыбыз бар. Дәвага, нинди чәчәк – гөлләребез бар. Яктылык – нурга бай. Шул байлыкны күрә, саклый белергә кирәк. Безнең сәламәтлек шул байлыклардан тора. Сәламәт булыйк, дус булыйк.

(Барлык катнашучыларда сәхнәгә чыгалар)

Эльмира Низамова