Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 февраля 2021 07:29

Туган телем – татар теле

Туган тел! Бер карасаң, бу сүзтезмә бик гади, ә икенче яктан карасаң, бу сүзләр җыелмасында күпме мәгънә табарга була. Чөнки татар теле ул- татар кешесенең тормыш чыганагы hәм белем чишмәсе. Татар теленең тарихын, кагыйдәләрен өйрәнү миңа бик кызык һәм ошый. Минем уйлавымча, татар теленә өйрәтү - ата-ананың иң зур бурычы...

Туган тел! Бер карасаң, бу сүзтезмә бик гади, ә икенче яктан карасаң, бу сүзләр җыелмасында күпме мәгънә табарга була. Чөнки татар теле ул- татар кешесенең тормыш чыганагы hәм белем чишмәсе. Татар теленең тарихын, кагыйдәләрен өйрәнү миңа бик кызык һәм ошый. Минем уйлавымча, татар теленә өйрәтү - ата-ананың иң зур бурычы һәм бүләге. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Югарыда әйтелгәннәргә таянып, туган телне һәр татар баласына белү кирәк. Чөнки туган телдә безнең әби – бабалар, әти-әниләр сөйләшә.Туган телен белгән бала үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала.Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә татар телен кадерләп сакларга, үстерергә, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшергә кирәк.

Туган телең кайсы тел дип, сораганда, мин горурланып, татар теле дип әйтәм. Минем өчен бу тел иң газиз һәм кадерле , чөнки без - татар балалары, Тукай оныклары. Татар телендә минем телем ачылган, бу телдә минем гаиләм һәм туганнарым сөйләшә. Шуның өчен дә мина бик ошый һәм яратып сөйләшәм. Ана телен үзләштерергә, мина татар теле укытучысы Нотфуллина Сәлимә Хәмит кызы булыша.Ул һәр дәрестә телнең матурлыгы, сафлыгы турында сөйли. Сәлимә апа безне аны яратырга, горурланырга өнди!

Теләгем шул: татар телендә күбрәк кешеләр сөйләшсеннәр, бер-берләре белән күбрәк аралашсыннар иде. Татар теле югалмасын, яшәсен, бөек булсын!

Райнур Хәмидуллин

5 г сыйныфы укучысы