Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 февраля 2021 13:05

Файдалы киңәш

«Салават күпере»н әүвәл Рәхәтләнеп укыймын. Бар битләрен укып чыккач, Мультикларын карыймын.     - Нинди мультик булсын анда, Кәгазь журнал эчендә, Моны уйлап чыгардыңмы, Күрдеңме син төшеңдә?!.     - Юк, шул! Бит эченә мультик Яшерелгән бик әйбәт, Тик смартфон аларны таба «КОАР» код аша, әлбәт.     Өстәмә шуны...

«Салават күпере»н әүвәл

Рәхәтләнеп укыймын.

Бар битләрен укып чыккач,

Мультикларын карыймын.

 

 

- Нинди мультик булсын анда,

Кәгазь журнал эчендә,

Моны уйлап чыгардыңмы,

Күрдеңме син төшеңдә?!.

 

 

- Юк, шул! Бит эченә мультик

Яшерелгән бик әйбәт,

Тик смартфон аларны таба

«КОАР» код аша, әлбәт.

 

 

Өстәмә шуны да әйтим,

Татарча һәм урысча

Укырга син өйрәнерсең,

Сөйләшерсең инглизчә.

 

 

Сиңа, дустым, киңәшем шул,

Әйткәнемә колак сал:

«Салават күпере»н укы,

«Салават күпере»н ал!

 Ринат Мәннан