Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 июня 2022 11:10

Әбиемнән үрнәк алып

Ял көннәрендә әти, әни һәм мин, авылга әби белән бабайга кунакка кайтабыз. Алар безне сагынып көтеп алалар. Без әби белән тегү тегәргә яратабыз. Ул мине кул энәсе белән тегәргә өйрәтте. Хәзер тегү машинасында да эшләргә өйрәнә башладым. Киләчәктә әби чигү чигәргә, бәйләм бәйләргә дә өйрәтәм ди. Рәсемне дә икебез бергә ясыйбыз....

Ял көннәрендә әти, әни һәм мин, авылга әби белән бабайга кунакка кайтабыз. Алар безне сагынып көтеп алалар. Без әби белән тегү тегәргә яратабыз. Ул мине кул энәсе белән тегәргә өйрәтте. Хәзер тегү машинасында да эшләргә өйрәнә башладым. Киләчәктә әби чигү чигәргә, бәйләм бәйләргә дә өйрәтәм ди. Рәсемне дә икебез бергә ясыйбыз. «Түбәтәем – калфагым» дип исемләнгән конкурста катнашу өчен, әбием миңа татарча түбәтәй, күлмәк, камзул һәм читек тегеп бирде һәм мин «Бизәкләрдә - халкым тарихы» дигән номинациядә җиңү яуладым. Минем дә, әбием сыман, оста булып үсәсем килә.

13 нче санлы «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче Шайгарданова Аида, тәрбиячесе Гыйльманова Алсу Зирәк кызы.