Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 мая 2016 13:08

"Салават күпере" журналына ничек язылып була?

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн балаларыбызның никадәр кадерле булуларын, нәрсәләргә мохтаҗ икәнлекләрен тагын бер кат искәртә. «Салават күпере» − балаларны тагын да бәхетлерәк итүнең матур бер ысулы. Чөнки журналда балачакның иң матур уй-фикерләре, теләк-хыяллары чагыла. «Салават күпере» журналына һәр айдан язылып була. Бүгенге көндә 2016 елның...

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн балаларыбызның никадәр кадерле булуларын, нәрсәләргә мохтаҗ икәнлекләрен тагын бер кат искәртә. «Салават күпере» − балаларны тагын да бәхетлерәк итүнең матур бер ысулы. Чөнки журналда балачакның иң матур уй-фикерләре, теләк-хыяллары чагыла.

«Салават күпере» журналына һәр айдан язылып була. Бүгенге көндә 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Димәк, нибары 261 сумга сезнең нәниегез 6 ай буе (июль-декабрь) уенчыклы «Салават күпере»н алып шатланачак.

Безнең журналга язылуның берничә ысулы бар:

  1. Россиянең һәм Татарстанның барлык почта бүлекләрендә. Моның өчен сезгә иң якын почта бүлегенә барып, квитанция тутырырга кирәк (биредә басманың исемен − «Салават купере», индексын – П2339, ничә айга язылуыгызны, төгәл индекс, адрес һәм исем-фамилиягезне язу сорала). Әлеге ысул Татарстанда яшәүчеләргә кагыла. Ә Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр «Роспечать» каталогы аша 73953 индексы белән яздыра ала. Шулай итеп, яраткан «Салават күпере» сез күрсәткән почта әрҗәсенә килеп торачак.
  2. www.uslugi.tatarstan.ruпорталы аша электрон язылу. Шәхси кабинетыгызга язылу теркәлгән дигән хәбәр килә һәм сез билгеләгән вакыттан журнал өегезгә килеп җитәчәк.
  3. pdf-форматында киләчәк.
  4. Казан шәһәрендәге балалар бакчаларына йөрүчеләр, мәктәп укучылары өчен альтернатив ысул. Журналны ай саен үзебез арзанрак бәягә китереп бирәбез! Моның өчен укытучы яки тәрбияче (843) 519-45-89 номеры буенча редакциягә шалтыратып хәбәр бирү кирәк.

Фотода Азнакайдан Мәликә Хәкимова һәм Эльдан Сәхретдиновлар, 2 яшь.