Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 ноября 2019 10:46

Яңа бәйге!!! "Салават күпере"нә языл һәм кыйммәтле бүләкләр от!

Киләсе елның март аенда «Салават күпере» журналының зур бәйрәме була! «Салават күпере»нең чыга башлавына нәкъ 30 ел! Өч дистә ел буена журналны абый-апаларың, әти-әниләрең укып үсте! «Салават күпере» – һәр кешенең якын дусты!Бәйрәмебез уңаеннан Шүрәле оныгы Шүркә сезнең өчен яңа бәйге әзерләгән. Шартлары шундый: 1. Шүркә образын курчак формасында яса....

Киләсе елның март аенда «Салават күпере» журналының зур бәйрәме була! «Салават күпере»нең чыга башлавына нәкъ 30 ел! Өч дистә ел буена журналны абый-апаларың, әти-әниләрең укып үсте! «Салават күпере» – һәр кешенең якын дусты!Бәйрәмебез уңаеннан Шүрәле оныгы Шүркә сезнең өчен яңа бәйге әзерләгән. Шартлары шундый:

1. Шүркә образын курчак формасында яса. Үзең теләгән ысул һәм материаллардан бәйлә, әвәлә, тек! Иң мөһиме – мөгезен ясарга онытма, алайса шүрәлеләр токымы аңламас!

2. Килеп чыккан курчакны журналның соңгы битендә күрсәтелгән адреска почта аша җибәр, йә кертеп чык.

3. Эшләр 2020 елның 1 гыйнварына кадәр кабул ителә. Хатка 2019 елның 2 яртыеллыгына һәм 2020 елның 1 нче яртыеллыгына «Салават күпере» журналына язылуны раслаучы квитанцияләр күчермәсен салу зарур. Күчермәләр булмаган эшләр кабул ителми!

4. Шулай ук тулы исемең, кайда торуың һәм телефон номерын язу сорала.Бу элемтәгә керү өчен мөһим!Игътибар! Иң шәп Шүркә курчагы ясап җибәргән 100 укучыбызны без март аенда Казанга «Салават күпере» журналы бәйрәменә чакырабыз!

Ә җиңүчеләршәп бүләкләргә ия булачак:

1 урын – Смартфон Apple iPhone

2 урын – Ноутбук Prestigio SmartBook

3 урын – Планшет TURBO