Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 февраля 2017 08:48

А.Алишның «Куян кызы» әкиятен сәхнәләштерү

Әзерләделәр: Казан шәһәре Яңа Савин районы 129 нчы балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче I категорияле тәрбиячесе Гүзәлия Нургаян кызы Шәрәфетдинова һәм I категорияле музыка җитәкчесе Эльвира Илдус кызы Манина. «Куян кызы» А.Алишның «Куян кызы» әкиятен сәхнәләштерү Катнашалар: Әни Куян, Куян кызы, Тиен, Доктор Айболит. Сәхнә куян өе итеп бизәлгән. Куян...

Әни Куян: Кызым, итекләреңе салма, аякларың туңмасын!

Куян Кызы: Ярар, әнием. Мин урамга чыгам. (Кыз читкә китеп уйный, сикерә, бии, ләкин итекләрдән туя, әнисе күрмәгәндә салып, яшереп куя. Ә Әни Куян бу вакытта өй җыештыра һәм итекләрне күрә. Кызын чакыра , Куян Кызы килә)

Әни Куян: Кызым, кил әле монда. Кызым, бу нәрсә?

Куян Кызы: Итек.

Әни Куян: Итек нинди ?

Куян кызы: Итек матур, итек җылы.

Әни Куян: Алай булгач, ник салдың соң аларны, аягын туңа бит хәзер. Мә, ки әле итекләрне.

(Куян Кызы итекләрне кия. Биеп, сикереп йөри һәм Әни Куян күрмәгәндә итекләрне салып яшереп куя.Әни Куян кызын бармак янап ачулана, итекләрне яңадан киертә. Куян Кызы сикереп уйнап йөри)

Әни Куян: Кызым, кил әйдә, кишер ашыйбыз, чәй эчәбез.

(Әни Куян өстәл әзерли. Куян кызы кулларын юып, сөртеп өстәл янына килә, ашыйлар, эчәләр)

Әни Куян: Мә, кызым, кишер аша, чәй эч.

Куян Кызы: Әни, рәхмәт, бик тәмле булды.

Әни Куян : Зур үс, кызым, Әйдә, караватка ят, йоклап ал.

(Куян Кызы караватка ята. Әни Куян аның өстенә яба. Янында утырып тора . Кызы йоклаганда, Әни Куян өстәл җыештыра, бәйләү бәйли. Куян Кызы йокыдан уяна, караваттан төшкәч, аксый, аягы авырта һәм елый)

Куян Кызы: Әнием, минем аягым авырта, мин атлый алмыйм.

(Әни Куян кызын караватка утырта. Аякларын тотып карый. Куяннар кочаклашып елыйлар. Тиен керә)

Тиен: Исәнмесез, ни булды? Ник елыйсыз?

Әни Куян: Кызым атлый алмый, аягы авырта.

Тиен: Еламагыз. Мин хәзер урманнан Доктор Айболитны алып киләм.

Әни куян: Ярар, ярар. (Кызын кочаклап елап кала)

Доктор Айболит керә: Исәнмесез. Мин − Доктор Айболит. Кем авырый?

(Доктор Айболит Куян Кызын дәвалый башлый, тамагын карый, дару бирә, аягын майлый, бәйли)

Доктор Айболит: Менә бу даруларны эч.

Әни Куян: Ярар, ярар. Рәхмәт, сезгә, Доктор Айболит.

Доктор Айболит: Сау булыгыз ,авырмагыз. (Китә)

(Әни Куян караватта уенчыклар белән уйнап утыручы кызын тәрбияли, чәй эчертә, кишер ашата. Куян Кызы аякларын юрган астыннан чыгарып әйтә)

Куян Кызы: Әнием , минем аякларым авыртмый. (Идәнгә сикереп төшә, бии, сикерә). Мин сикерә, бии алам.(Әни куян куана, шатлана, алар кулга-кул тотынып әйләнәләр, сикерәләр)

Куян Кызы: Әнием, кайда минем итекләрем? (Итекләрне кия). Әнием, әйдә урамга чыгыйк!

Әни куян: Әйдә, кызым, ләкин син итекләрне салма, минем сүземне тыңла!

Куян Кызы: Ярар, әнием. (Бии-бии чыгып китәләр)

Фото tatarile.org сайтыннан алынды.