Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 февраля 2017 11:08

"Юл йөрү билгеләре мәктәбе" сценарие

Юл йөрү билгеләре мәктәбе (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән үткәрү өчен күңел ачу кичәсе) Авторы: Розалия  Нургали кызы Шәйдуллина, Арча районы Үрнәк бистәсе балалар бакчасының музыка җитәкчесе. Максат: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен уен формасында ныгыту һәм киңәйтү. Бурычлар: 1. Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү....

 

Кичәнең барышы:

Балалар залга керәләр һәм утыралар

ЮХИДИ хезмәткәре: Исәнмесез, балалар һәм кунаклар! Урамда хәвеф-хәтәрсез йөрү өчен, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Менә бүген без сезнең белән шул кагыйдәләрне кабатлыйбыз. «Юл йөрү билгеләре мәктәбе»нә рәхим итегез!

Безнең әти-әниләр

Бик борчылмасын өчен,

Машинада шофер абый

Тынычлап барсын өчен,

Юл йөрү кагыйдәләрен

Әйбәт белергә кирәк.

Онытмыйча үтәргә,

Өйрәнергә бик кирәк!

Юлны аркылы чыкканда

Карыйм уңга һәм сулга.

Күрсәм алдымда машина,

Ашыгып басмыйм юлга.

Урамда сак булыгыз,

Кагыйдәне белегез,

Онытмагыз беркайчан да,

Бәлага юлыкмагыз!

Бала(1): Без сездән шуны үтенәбез

           Җәяүлеләр игътибарлы булыгыз.

           Юл йөрү кагыйдәләрен

           Игътибар белән үтәгез.

Бала(2): Без сездән шуны үтенәбез

           Руль артында игътибарлы булыгыз.

           Юл йөрү кагыйдәләрен

           Игътибар белән үтәгез.

Җыр «Светофор».

Җыр беткәч, залга руль тотып, Кагыйдә бозучы йөгерәп керә.

ЮХИДИ хезмәткәре: Син кем? Шофёрмы?

Кагыйдә бозучы: Юк, мин Кагыйдә бозучы.

ЮХИДИ хезмәткәре: Документ күрсәтегез?

Кагыйдә бозучы: Миндә бернинди документ юк.

ЮХИДИ хезмәткәре: Сез юл йөрү кагыйдәләрен боздыгыз.

Кагыйдә бозучы Мин юл йөрү кагыйдәләрен белмим һәм аларны беләсем дә килми.

ЮХИДИ хезмәткәре: Сез урам аркылы светофорның кызыл утына чыктыгыз.

Кагыйдә бозучы Светофор, светофор. Ә нәрсә ул? Агачмы?

ЮХИДИ хезмәткәре: Эх син, Кагыйдә бозучы! Светофорның нәрсә икәнен дә белмисеңме?! Ә менә балалар беләләр!

Бала(3): Урамнарны күзәтеп,

Кешеләрне кисәтеп                              

Чатта тора светофор,                            

Сакта тора светофор.

Янып тора өч күзе                           

Күреп тора ич безне

Әйтеп тора өч сүзне:

- Кузгалма!- ди кызыл күз,

- Сабыр!-дия сары күз,

- Ярый!- дия яшел күз.

Бала(4): Бездә аңа карыйбыз,

           Күзебезне алмыйбыз

           Ни әйткәнен аңлыйбыз:

           - Кузгалма!- ди кызыл күз,

  - Сабыр!-дия сары күз,

  - Ярый!- дия яшел күз. (Шәүкәт Галиев)

ЮХИДИ хезмәткәре: Светофордан башка, юлда йөрүне юл билгеләре тәртипкә сала. Менә нинди юл билгеләре бар тыңлап кара.

Бала(5): Ак, кара тасмалар буйлап

          Җәяүле горур атлый.

          Чөнки белә: шушы билге

          Гомерен уяу саклый.

          Әлеге билге кисәтә

          Шофёрларны бу хакта:

          -Игътибарлы булыгыз, -ди, -

          Җәяүле үткән чакта!      (Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны)

Бала(6): Кызыл белән каелган

           Ак өчпочмак эчендә

           Әй йөгерә ике бала

           Каядыр бар көченә.

           Бу билгене, билгеле,

           Шофёрлар бик шәп белә –

           Аеруча сак булыгыз,

          Юлдан балалар килә!     (Балалар)

Бала(7): Бу юлдан атлап баралар

           Йә йөгерә, йә чабалар

           Ак сакаллы бабайлар,

           Нәни шаян малайлар,

           Әбиләр һәм бәбиләр,

           Өлкәннәр һәм нәниләр.

           Кызы белән әнисе,

           Әтисе белән улы.

           Әнә билге дә куелган,

           “Бу, - дип, - җәяүле юлы”.    (Җәяүлеләр юлы)

ЮХИДИ хезмәткәре: Юл билгеләре бик күп һәм алар юл йөрү кагыйдәләре китабында күрсәтелгән. Ә хәзер юл аркылы ничек чыгасын балалар светофор ярдәмендә уйнап күрсәтерләр.

Уен «Светофор»

(Берничә бала машина итеп билгеләнә, калган балалар җәяүлеләр була. Тәрбияче кулында кызыл, яшел төстәге түгәрәкләр. Ул җәяүлеләр өчен яшел түгәрәк күтәргәндә, машиналар өчен кызыл түгәрәк күтәрә.)

ЮХИДИ хезмәткәре: Кагыйдә бозучы, игътибар белән тыңла, балалар сиңа юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләячәк.

-           Кайда җәмәгатьчелек транспортын көтәләр? (Тукталышта)

-           Светофорның сары уты нәрсәне аңлата? (Әзерлән)

-           Нинди юл йөрү өлеше җәнлек исемен йөртә? (Зебра)

-           ЮХИДИ хезмәткәренең яңгырап торган коралы? (Сыбызгы)

-           ЮХИДИ хезмәткәренең юлда йөрүне көйләү җайланмасы? (Жезл)

-           Ничек һәм кайда юлны аркылы чыгарга ярый? (Зебра буенча, светофорның яшел утына)

Кагыйдә бозучы: Хәзер мин инде аңладым. Рәхмәт. Сезгә карап, сезне тыңлап, мин табышмаклар уйлап чыгардым:

      Тик бар аның өч күзе.

      Урамдагы хәрәкәтне

      Көйләп тора ул үзе. (Светофор)

     Утсыз да алга чаба. (Велосипед)

     Утырсаң алып китә,

     Көче йөз атка җитә. (Машина)

     Уфтанса да алып китер,

     Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)

ЮХИДИ хезмәткәре: Афәрин, табышмакларга җавап таптыгыз. Ә хәзер балалар биеп күрсәтерләр.

«Светофор» биюе (кызыл, сары, яшел туплар белән)

ЮХИДИ хезмәткәре: Балалар, әйдәгез ярышып алыйк.

«Кегли арасыннан машина белән йөрү» ярышы (малайлар арасында)

Уен «Юл билгесен җый» (кызлар арасында)

Кагыйдә бозучы: Минем дә сезнең белән уйныйсым килә.

ЮХИДИ хезмәткәре: Әйдә, бергәләп уйныйк!

Җырлы-сүзле «Автобус» уены

(балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)

Автобуска утырдык,

Сәяхәткә җыендык.

Би-би-би, би-би-би!

Сәяхәткә җыендык.

Барабыз урам аша,

Безгә кояш елмая.

Би-би-би, би-би-би!

Безгә кояш елмая.

ЮХИДИ хезмәткәре: Дәвам итәбез.

«Юл билгесен тап» уены

(бала юл билгеләре арасында дөрес билгене табып күрсәтә)

1)Төп юлны күрсәтеп тора

    Сары ромбиклы билге. (Төп юл)

2)Пешкән тәмле өчпочмакка

    Охшап тора үзе.

    Шул өчпочмак гел кисәтә:

    -Чапма, тукта син, юл бир. (Юл бирегез)

3)Мөгезеннән тотасың да

   Утырасың да, китәсең.

   Кирәк җиргә бик тиз генә,

   Ансат барып җитәсең.

   Зәңгәр түгәрәк эчендә

   Ак велосипед көтеп торса,

   Шушы булыр синең юл. (Велосипед юлы)

4)Ерак түгел кайнар чәй дә,

   Тәмле аш һәм ботка да,

   Ашарга тукталыйм дисәң,

   Шушы билге коткара. (Туклану пункты)

5)Ерактан ук күренә

   Ак байраклы кызыл хач.

   Тизрәк яныма килсен, ди,

   Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ. (Беренче медицина ярдәме пункты)

Җыр «Юл әлифбасы»

Кагыйдә бозучы: Балалар, рәхмәт! Мин сездән бик күп нәрсәгә өйрәндем. Хәзер мин гел юл йөрү кагыйдәләре буенча йөриячәкмен. Ә хәзер миңа китәргә вакыты. Сау булыгыз!

Кагыйдә бозучы китә.

ЮХИДИ хезмәткәре: Хөрмәтле кунаклар, безгә килгәнегез өчен бик зур рәхмәт. «Юл йөрү билгеләре мәктәбе»ндә дәресе тәмам.

Олы юлда бик күп алар –

Мондый тамга-билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Һәммәсе белсен, диләр.

Аларның изге уйлары,

Аларның изге эше.

Безне белсен, онытмасын,

Бәлаләргә юлыкмасын,

Исән-имин булсын, диләр,

Юлга чыккан һәр кеше!