Print this page
Friday, 07 April 2017 10:59

«Җырны җый» музыкаль-дидактик уены

Rate this item
(1 Vote)

Музыкаль-дидактик уен «Җырны җый»

Авторы: Розалия Нургали кызы Шәйдуллина, Арча районы Үрнәк бистәсе балалар бакчасының музыка җитәкчесе.

Уенның максаты:

Җырның эчтәлегенә туры килә торган рәсемле карточкалар ярдәмендә балаларның җыр куплетларын истә калдыруларына ирешү. Вокал сәләтен, музыкаль һәм күрмә хәтер, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Уенның кагыйдәсе:

Җыр куплетларын аның эчтәлеге буенча ясалган рәсемле карточкалар ярдәмендә тезеп куярга. Дәвамын һәм фотоларны түбәндәрәк карагыз:

 

Уен вариантлары:

Һәр вариант ахырында җырны тулысынча яки аның берәр куплетын башкарырга тәкъдим ителә. 4 нче вариантта күрсәтелгән теләсә кайсы җырны башкарырга мөмкин.

Уенның нәтиҗәләре:

Татар җырларны өйрәнгән вакытта бу уеннар рус төркеме балаларына текстның эчтәлеген, сүзләрнең мәгънәләрен төгәл аңларга, материалны җиңел һәм тиз үзләштерергә ярдәм итә.

Поделитесь с друзьями

Read 760 times