Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 апреля 2017 07:50

12 апрель – Космонавтика көне

1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток-1» космик корабле һавага күтәрелә. Корабль бортындагы кеше – беренче космонавт Юрий Гагарин була. Шул вакыйгадан соң 12 апрель бәйрәм көненә әйләнә. Юрий Гагарин төп белгечлеге буенча – һөнәрче. Әмма соңрак ул Саратов аэроклубында белем ала. Хәрби хезмәт вакытында очучылар әзерли торган авиация училищесында...

1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток-1» космик корабле һавага күтәрелә. Корабль бортындагы кеше – беренче космонавт Юрий Гагарин була. Шул вакыйгадан соң 12 апрель бәйрәм көненә әйләнә.

Юрий Гагарин төп белгечлеге буенча – һөнәрче. Әмма соңрак ул Саратов аэроклубында белем ала. Хәрби хезмәт вакытында очучылар әзерли торган авиация училищесында укый. Гагарин һәрвакыт «5»ле билгеләре генә алган.

Космоска беренче тапкыр очарга теләүчеләр бик күп булган. Юрий Гагарин кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, белемле, тырыш һәм бик сәламәт кеше дип табылганга, галимнәр аны сайлаган.

Космонавт Гагаринның яраткан сүзе «эшләргә!» булган.