Tuesday, 02 May 2017 07:55

"Аларны онытырга хакыбыз юк" сценарие

Rate this item
(2 votes)

Аларны онытырга хакыбыз юк

9 май – Җиңү көненә багышланган сценарий

Авторы: Әгерҗе районы Кадыбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Мөсәвир кызы Рамазанова.

Чараның максаты: 1)  сугыш чоры вакыйгаларын балаларга анлаешлы итеп җиткерү.

2) балаларның сәләтен  ачу.

3) өлкән буын кешеләренә ихтирамлык тәрбияләү.

Бизәлеш:  Сәхнәдә чәчәкләр һәм тасмалар, «Сезнең тормыш – үзе батырлык» дип язылган плакатлар, презентация. Сценарийны түбәндәрәк укыгыз:

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, сезнең барыгызны да олы бәйрәм белән котлыйбыз. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын сезгә.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап кала ерак еллардан.

Бу җиңү зур корбаннар аша килде. Менә илебез халкы тыныч тормышта яши. Халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны − мәңгелек.

Туплар булып ява явызларга

Халкыбызның ачы нәфрәте.

Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә

Ир-егетләр яуга китәләр.

Әйе, 22нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмлә төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта Бөек Ватан сугышы башланды. Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Күкне канлы корым каплады.

1. Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

Туган ягым күмелде чәчәккә.

41 нең җәен халык каршылый

Зур өметләр баглап киләчәккә.

Ак болытлар өерен тирбәтеп

Җылы җилләр тагын истеләр.

Кояш нуры белән бизәлешкән

Күбәләкләр очып киттеләр.

2. Күкрәк киереп, гөлләр таҗын җилпи

Күрегез, күр безне, дигәндәй.

Тоелалар алар сәлам юллап,

Бер-берсенә башын игәндәй.

Шул иртәдә печән чабу өчен

Авыл халкы чыкты болынга

Күмәкләшеп, өмә ясап эшли

Шундый гадәт борын-борыннан.

3. Сызганулы кулда чалгы,

Эх, ул яшел печән исләре...

Эшкә дәрт һәм кулга дәрт бирә

Туган якны ярату хисләре.

Явыз дошман килә ил өстенә,

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын,

Халкыбызның канын коярга.

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар

Булмасын ул, булмасын,

Кирәкми безгә сугыш!

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч.

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып;

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден, медальләрне чыңлатып

Кемгә кирәк кан-яшь кою

Кем тели сугыш-афәт

Юкка чыксын җир йөзеннән!

Бары тынычлык булганда

Җирдә яшәве рәхәт

Җыр:

Ерак иде ул көн озак көттек,

Бер кайгы да урап узмады.

Мең ярым көн буе сугыш барды,

Мең ярым көн көттек без аны.

Ул көннәрне ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч өстендә

Ир-егетләр китте яу кырына

Сугыш бетте, илем солдатлары.

Кабат кайтты туган җиренә.

Яшьлекләре чәчәк аткан илнең

Кырларында иген игәргә.

1 бала:

Минем бабам –капитан,

Сугышта булып кайткан.

Күкрәк тулы орденнар

Медальләр алып кайткан

Безнең илдә һәр бала

Уйнап көлеп йөрсен дип

Хәвеф-хәтәр күрмәсен

Тыныч булып үсен дип

Бик күп сугышкан бабай

Дошманны җиңеп кайткан

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан.

Җыр «Солдатта булган диләр» Малайлар башкара.

2 бала:

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар!

Җыр «Иң шәп бабай»

3 бала:

Бабайларның илгә тугрылыгы

Күңел белән тойган буын без

Кирәк икән алар кебек кыю

Алар кебек көчле булырбыз.

Бабайларның алсу каны балкый

Җиңү кояшының нурында,

Онытмабыз – мәңге онытмабыз

Алар батырлыгы турында

Бию «Катюша»

4 бала:

Туган илем имин булса

Ал чәчәкләр үсәләр

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр

Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз

Кирәк икән, аны яуда

Яклаучылар булырбыз

Хөрмәтле, дуслар! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез.

 Сугыш ялкыны безнең дөньяны

чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка , ДАН! Дан! ДАН!

Җыр «Кояшлы ил безнең ил»

Поделитесь с друзьями

Read 1450 times

Leave a comment

Make sure you enter all the required information, indicated by an asterisk (*). HTML code is not allowed.

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич