«САЛАВАTik» БАЛАЛАР СТУДИЯСЕНӘ КАСТИНГ
Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз «САЛАВАTik» балалар студиясенә йөрергә теләсә, кастингта катнашыгыз!
«САЛАВАTik» студиясе – «Салават күпере» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган өстәмә белем бирү үзәге ул.
Студиядә 4 юнәлеш буенча дәресләр алып барыла: жыр, бию, татар теле дәресләре, актерлык осталыгы.
Атнага 2 тапкыр 4 шәр дәрес!
Уку – бушлай!
Студиягә эләгер өчен, иҗади кастингны узарга кирәк. Таләпләре:
-3 яшьтән 9 яшькә кадәр булу;
-Җыр яздырып җибәрү ( ҖЫР БАЛАНЫҢ ҮЗ ТАВЫШЫ БЕЛӘН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БАШКАРЫЛГАН БУЛЫРГА ТИЕШ);
-Казанда яисә Казанга якын районда яшәү;
-Рөхсәт кәгазен (согласие на обработку персональных данных) тутыру.
Укучылар «Салаваtik» төркеме белән беррәттән дәресләргә йөриячәк!
Гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә! Уңышлар!
Сылтама аша гариза тутырырга монда: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScaGL5td02nPlraoMHRCa8bwXI3ATr_ycHT2wYuB32sm2BNFg/viewform?usp=dialog