Адилә Зыязетдинова язмасы («Минем каһарманым» бәйгесе)
Язманы түбәндәрәк укыгыз:
Син − безнең йөрәкләрдә!
Сугыш! Дәһшәтле сугыш! Күпме кайгы, күпме күз яшьләре китергән сугыш... Дүрт елга сузылган канкойгыч көрәштә күпме ир-егетнең гомере өзелгән. Үлем хәбәре килсә дә, хәбәрсез югалды дисәләр дә, туганнарының, якыннарының өметләре өзелмәгән.
Минем Фәтхелбаян бабам да хәбәрсез югалган. Ул 1911 нче елда Түбән Карач авылында дөньяга килә. 1941 елның җәендә сугышка китә. Капка төбеннән хатыны, балалары кул болгап, озатып калалар.
Бабам разведчик булган. Ул солдатлар белән төнлә күпер шартлатырга кереп киткән. Ләкин бабам исән чыкмаган. Бу хәбәрне бабам белән бер частьта булган иптәше әбиемә кайтып сөйләгән. Ул безнең районныкы булган. 1943 нче елда бабамның хәбәрсез югалуы турында хат килә. Ә туганнары бу хәбәрне сугыш беткәч кенә әйтәләр. Әбием өметне өзми. Балалары тәрәзәдән дә, олы юлдан да карап, әтиләрен көтәләр. Менә кайтып керер, әтиләрен күрер кебек тоела аларга.
Сугыш кайгысы йөрәкне өтә, ә күңел нәрсәдер көтә, өмет итә... Вакыт күңел яраларын төзәтә дисәләр дә, төзәлеп бетми икән ул. Пыскып янган ут, җилдә кинәт кабынып китә. Сугышның ачысын, ятимлекне, ачлыкны татыган әби-бабаларыбызның күңелендә дә нәкъ шулай. Сабыр гына йөрсәләр дә, Җиңү көнендә хисләр яңара, күзләр яшь белән тула, тамакка төер тыгыла. Бәйрәм шатлыгы белән яңарган хисләр бергә кушылып, әйтеп булмый торган уй-кичерешләр биләп ала...
Инде сугыш тәмамлануга да 72 ел. Матур балачак, якты киләчәк алып килгән батырларга, без баш иябез. Өлкәннәребез дога саен илләргә иминлек, тынычлык телиләр. Безнең бәхетле яшәвебезне телиләр. Шуңа да тыныч тормышның кадерен белик!
Хәбәрсез югалган бабам, син еракта калсаң да, хәбәрсез югалсаң да, син якында, син югалмагансың, чөнки син безнең йөрәкләрдә яшисең.
Адилә Зыязетдинова, 10 яшь, Яңа Кормаш, Актаныш.