Алабугадан Гайшә Шагалиева шигыре
Уенчыклар Мин – ап-ак бәрән. Гүя, йомшак уенчык. Минем белән уйнарга Әйдә син дә очып чык! Мин – йомшак курчак. Дус кызларыма кирәк. Алар мода ярата, Кидерә матур күлмәк. Балалар бөтереп җибәргәч, Мин бөтереләм, очам, Белдегезме инде мине? Мин ул – бөтерчек булам! Малайларга уйнау өчен Машиналар бик кирәк. Узыштыралар...
Уенчыклар
Мин – ап-ак бәрән.
Гүя, йомшак уенчык.
Минем белән уйнарга
Әйдә син дә очып чык!
Мин – йомшак курчак.
Дус кызларыма кирәк.
Алар мода ярата,
Кидерә матур күлмәк.
Балалар бөтереп җибәргәч,
Мин бөтереләм, очам,
Белдегезме инде мине?
Мин ул – бөтерчек булам!
Малайларга уйнау өчен
Машиналар бик кирәк.
Узыштыралар аларны,
Кайсы, дип, йөри тизрәк.
Гайшә Шагалиева, Алабуга, 1 нче гимназия, 3а сыйныф.