Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 апреля 2016 11:36

Арча районы Курса Почмак мәктәбе укучылары иҗаты

Арча районы Курса Почмак урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары. Габдулла Тукай Тукай абый шигырьләрен Өйрәнәбез дәрестә. Язып калдырган шигырьләр Ул туган илебезгә. Дәресләргә теләп йөрик Өйрәник хикәяләр. Без нәни дусларына Ул язган әкиятләр. Гөлинә Рәхиева, 2 нче сыйныф. Самат Хәбибуллин, Нәфкать Исмәгыйлов, Диана Әхмәдуллина шигырьләрен түбәндәрәк укыгыз:

Тукай абыйга

Тукай абый шигырь язган

Балаларга укырга.

Намуслы һәм тырыш булып

Өйрәткән ул яшәргә.

Әкиятләре шундый кызык −

Чынбарлык дип уйларсың.

Киң кырларны, урманнарны,

Болыннарны буйларсың.

Самат Хәбибуллин, 2 нче сыйныф.

Без - Тукай оныклары

Язның матур бер көнендә

Габдулла Тукай туган.

Аның чиста күңелендә

Күпме шигырьләр туган.

Без Тукай оныклары,

Без Тукайны сөябез.

Аның туган көненә

Шигырьләр өйрәнәбез.

Нәфкать Исмәгыйлов2 нче сыйныф.

Тукай язы

Язлар килә дөньяга

Яңа сулыш алып һәркемгә.

Тукай язы диеп җиһанда

Әйтик дуслар һәркемгә.

Әби-бабай, әти-әни,

Абый-апа, туганнар

Тукай абый шигырьләрен

Яттан сөйли белгәннәр.

Яңа гасыр балалары,

Укыйк без дә Тукайны,

«Шүрәлене», «Су анасын»,

«Кәҗә белән сарыкны»

«Туган телен» өйрәнмичә,

Ярамастыр яшәргә.

Апушны да искә алыйк

Сабак бирер үсәргә.

Диана Әхмәдуллина, 4 нче сыйныф.