Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 апреля 2024 13:24

Балалар иҗаты

Хөрмәтле Салават күпере журналы! Без Кукмара районының Сәрдекбаш урта мәктәбендә икенче сыйныфта укыйбыз. Күптән түгел генә шигырь язу серләре белән таныштык. Бик кызык шөгел икән бит ул шигырь язу. Матур сүзләр язасы, матур фикерләрне кәгазьгә төшерәсе килә дә тора. Берсен башладык, икенчесен тәмамладык. Әллә ничә төрле итеп язып карадык. Хәзергә шигырьләребез кыска әле. Әмма бик матур килеп чыкты дип уйлыйбыз Иң матур шигырьләрне сезгә дә җибәрәсебез килде. Алар туган ягыбыз, гаиләбез турында.

Вильданова Нәзилә
Туганнарым
Шат елмаеп, сөенеп 
Туганнарым кайттылар.  
Өстәлдә күчтәнәнәчләр 
Ә күңелдә шатлыклар.

Туган йортымны матурлап
Гел кайтсын туганнарым.
Сагынып көтәм аларны
Беләм шул кадерләрен.

Камалиева Айсылу
Мәңге яшә авылым
Минем туган ягым
Иң матур, ямьле як.
Урманнары, кырлары
Күңелемдә һәрчак.

Челтер сулы  чишмәсен
Балыклы  елгаларын
Яратам, хөрмәт итәм.
Мәңге яшә авылым!


Миннемуллин Идрис 
Мин авыл егете
Эшчән, матур авылның  
 Бәхетле баласы мин. 
Эшкә өйрәнеп  үсәм
Ялкауларны  яратмыйм.

 Эш белү күңелле бит
Тормышың матур була.
Бер көнең бушка узмый
Бәхет, шатлыкка тула


Харрасова Нәфисә
Туган якны яратам
Яратам туган ягымны,
Кечкенә  авылымны,
Әтием салган йортымны
Барлык туганнарымны

Яратам саф һавасын
Салкын  чишмә суларын,
Матур, биек тауларын,
Яшел киң басуларын.