Балтач районының «Балтач гимназиясе» укучылары иҗаты.
Шигырьләр
Балтачым – Туган җирем!
Туган җирем – Балтач ягы
Урман, болын, кырлары.
Серле Кара күле дә бар,
Ярсый Шушма сулары.
Сокланып карап туймаслык
Туган як табигате!
Швецариягә тиңләрлек бит:
Балтачым – таулар иле!
Чишмәләре челтерәп ага,
Тал-тирәкле елгалар.
Аккошлар да сагынып кайта
Ел саен килгәч язлар.
Балтачым – данлы төбәк,
Исемең балдай татлы!
Күп милләтле тырыш халкың
Яшәсен һәрчак затлы!
Горурланып яшим синдә
Бик гүзәл торган җирем.
Күңелләргә илһам бирә
Балтачым – Туган җирем!
Азалия Яковлева, 2 А сыйныф укучысы.
Көзне кәрҗингә салдым.
Кулыма кәрҗин алдым да
Бакчага чыгып бастым.
Кызыл алма, миләш, балан –
Барсын да җыеп салдым.
Яшелчәләр дә өлгергән,
Җиләк-җимеш балланган.
Җәй буе карап үстергән
Кабаклар да кабарган.
Әйтерсең лә, бакчабызга
Байлык үзе таралган!
Көзне кәрҗингә салдым да,
Сөенеп йөрим хәзер!
Гаилә белән сыйланырбыз –
Кышны чыгарга әзер!
Җәйдән әле туймадым.
3 ай дисәң, бик аз кебек?!
90 көн 100гә җитми...
Күпме булса да, тиз үтә –
Җәйге ял һаман җитми!
Рәхәт ялдан, тәмле йокыдан
Мине беркем тыймады.
Эх, тагын 3 ай булса иде!
Җәйдән әле туймадым.
Абый киткәч
Абыем белем алырга
Калага китеп барды.
Өйдә хәзер кызык түгел,
Бүлмәм дә бушап калды.
Өйдәге эш миңа калды.
Җитешеп кенә өлгер.
Бергә чакта бүлешкәнне
“Җигелеп тартам” үзем.
“Син зур инде хәзер!”, диләр.
Үстем мин абый киткәч!
Әти белән әни мактый –
Кушкан эшләре беткәч.
Атна ахырын көтәмен,
Студент абыем кайтканын.
Килеп кереп кочып алса,
Юкка чыга арганым.
Габдулла Тукайның туган көненә – «Кисекбаш» шаккатырды.
Шүрәледән курыктым мин,
Су Анасын кызгандым,
Кәҗә белән Сарыкның
Батырлыгына сокландым!
Ә Кисекбаш шаккатырды
Казан буйлап тәгәрәп.
Тукай язган әкиятләрне
Укыйбыз без бергәләп.
Камил Шәмсетдинов, 6 А сыйныф укучысы.
Җитәкчеләре – Шәмсетдинова Ясминә Тәлгать кызы, Хәкимова Нәргизә Нияз кызы
Туган ил ул…
Туган ил ул ни дисезме?
Туган ил – әти, әни.
Тәүге адымнарым белән
Тәпи киткән – мин нәни.
Туган ил ул – урман, кырлар,
Биек таулар, елгалар.
Зәңгәр күктә очып йөргән
Кошлар һәм киек казлар.
Туган ил ул – алсу таңнар,
Челтрәп аккан чишмәсе.
Монда кайткан беркемнең дә
Килми кире китәсе.
Яланаяк йөгереп йөргән
Яшел чирәм, сукмагым.
Әйтегезче, мондый җирләр
Кайларда бар соң тагын?!
Туган илем – үз нигезем
Яратам, горурланам!
Чит илләр бик күп булса да,
Гел синең белән калам!
Аделя Шакирова, 2 Б сыйныф укучысы.
Җитәкчеләре: Багаутдинова Александра Александровна, Нигъмәтҗанова Алсу Габделфәрт кызы.
Минем гүзәл туган җирем.
Яратам мин туган якны,
Туган җирем – Балтачны.
Үскәч, китсәм еракларга,
Сагынып яшәрмен аны.
Туган җирем матур була
Елның һәр фасылында.
Гаиләм белән гөрләп яшим
Мин туган авылымда.
Җәй көнендә су коенам
Ямьле Кара күлендә.
Әни белән җиләк җыям
Артышлы тау үрендә.
Язын ага гөрләвекләр,
Бөтен җиһан уяна.
Яңа чирәм, яңа чәчәк,
Гүя, дөнья нурлана!
Яратам мин туган якның
Хәтта моңсу көзен дә.
Алтын төсләр, салкын яңгыр,
Җәйнең соңгы эзен дә.
Балтачым бик матур була –
Салкын, кырыс кышта да,
Әкияти гүзәллекне
Күрә белгән балага!
Зөһрә Сабирҗанова, 2 И сыйныфы укучысы.
Җитәкчеләре: Гыйззәтуллина Әлфия Илдар кызы, Нигамәтҗанова Гөлнара Илдар кызы.