Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 апреля 2016 09:55

Балтач районы Бөрбаш мәктәбе укучылары иҗаты

Тукай – тормыш маягым Бөек Тукай әкиятләрен Сөйләп үстерде әни. Шул шигырь һәм әкиятләрне Һәркем яттан хәтерли.  Су анасы, Шүрәледән Шүрләп яткан хәтердә. Хәзер инде зур үстек бит, Куркып тормыйбыз бер дә. «Сабыйга»сын укып чыккач, Батыраеп киттем мин. Җен-пәриләр, шүрәлеләр Әкият кенә икән бит. Тукаебыз шигырьләре Мәгънәле һәм гыйбрәтле: Ялкаулык...

Рәхмәт сиңа, Тукай абый.

Тукай абый – якташыбыз,

Горурланып әйтәбез.

Аның шигырьләрен сөйли,

Әти, әни, һәммәбез.

«Су анасы» әкиятен,

Укыгачтын балалар.

Кеше әйберенә тими,

Бик зур сабак алалар.

«Шүрәле»не укып, дуслар,

Шуны да искә алам:

Кайвакытта, бик кирәктә,

Хәйләгә мин дә барам.

Эш беткәч, уйнарга ярый,

Моны без дә беләбез.

Дәресләрне хәзерләгәч,

Спортзалга керәбез.

Рәхмәт сиңа, Тукай абый,

Шәп әсәрләр язгансың.

Балалар укып белсен дип,

Безне искә алгансың.

Зәринә Хөсәенова, Балтач, Бөрбаш, 4 нче сыйныф.

 Бөек Тукай

«Бала белән күбәләк» тә,

«Кәҗә белән сарык» та.

Кечкенәдән безгә таныш,

Тыңлап үстек бишектән.

«Эш беткәч, уйнарга ярый»,

Өнди хезмәт сөяргә.

«Су анасы» өйрәтә бит,

Кешенекенә тимәскә.

Тукай абый! Рәхмәт сиңа,

Күпме иҗат иткәнсең.

Сине мәңге онытмабыз,

Бөек булып калырсың.

Илсаф Галиуллин, Балтач, Бөрбаш, 4 нче сыйныф.

Тукай теле

Туган телем – татар теле,

Татар теле – Тукай теле.

Сөенәм мин, горурланам,

Тукай татар булганга.

Тукай безне җырлы итте,

Эшне сөяргә, илне сөяргә.

«Эш беткәч, уйнарга ярый», - дип,

Сабыр булырга өйрәтте.

Айрат Сәфәргалиев, Балтач, Бөрбаш , 4 нче сыйныф.