Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 апреля 2016 10:38

Башкортстаннан Камилә Арсланова яза

Тукай бабам Габдулла Тукай бабамны Беләм мин кече яшьтән, Әнием белән әкиятләрен Өйрәнгән идем баштан. Кәҗә белән сарыккайның Маҗараларын тыңлап, Шүрәле һәм Су анасын Гаҗәпләндем күзаллап!.. Үсә төшкәч шигырьләрен Ятлый башладым теләп. Рәсемнәр дә төшерәм мин Иҗатына багышлап. Тукай бабам васыятьләрен Калдырган безгә язып: -      Зирәк, юмарт, эшчән...

Тукай бабам

Габдулла Тукай бабамны

Беләм мин кече яшьтән,

Әнием белән әкиятләрен

Өйрәнгән идем баштан.

Кәҗә белән сарыккайның

Маҗараларын тыңлап,

Шүрәле һәм Су анасын

Гаҗәпләндем күзаллап!..

Үсә төшкәч шигырьләрен

Ятлый башладым теләп.

Рәсемнәр дә төшерәм мин

Иҗатына багышлап.

Тукай бабам васыятьләрен

Калдырган безгә язып:

-      Зирәк, юмарт, эшчән булып

Үсегез, - дигән сөеп.

Дусларым белән бабамны

Хөрмәтләп яратабыз.

Якты истәлеген саклап

Аңа шигырь язабыз.

      Арсланова Камилә, Башкортстан, Бәләбәй татар гимназиясе, 5 нче сыйныф.