Безгә язалар
Мөслим гимназиясенең 4 в сыйныфы укучылары иҗаты
Кыштан да рәхәт вакыт бар микән? Бигрәк тә чана-чаңгыда шуу ошый миңа. Көннәр буена ап-ак кар өстендә туйганчы ауныйсың, чабасың, йөгерәсең. Караңгы гына тиз төшә, өйгә кайтыр вакыт та җитә. Ә өйдә, ә өйдә әбинең тәмле коймагы, әнинең тәмле ашы көтеп тора. Тыштан уйнап кайткач, аш бигрәк тәмле була. Дәресләрне карап, өй эшләрен эшләгәч, йомшак юрган астына чумып, тәмле йокыга таласың. Чөнки иртәгә тагын укырга....
Сабитов Рамзан
Өйдә рәхәтрәк.
Без ялларны бик күңелле уздырабыз. Әле күптән түгел генә Түбән Кама шәһәрендә әби белән бабайда кунакта булып кайттык. Анда бик рәхәт булды. Шәһәрдә йөрдек, төрле матур җирләрне карадык, зур кинотеатрда кино карадык. Озак торып булмады, үзебезнең Мөслимне, өйне сагындык. Кунакта никадәр рәхәт булса да, өйдә барыбер башкача.
Шакиров Камил
Безнең өйдә яллар бик күңелле уза. Йокыдан уянуга әни пешергән тәмле ризыкларның исе борынны кытыклый башлый. Андый чакта йоклап ятасы да килми. Тиз генә сикереп торып, кайнар чәй эчәргә ашыгасың. Без өйдәге эшләрне бергәләп эшлибез. Мин малай кеше булсам да гөлләргә су сибәм, апама ярдәм итәм, әнигә ашарга пешерергә булышам. Аннан тышка чыгып әти белән ишегалдында эшләр караштырабыз. Бу ялда әти белән чаңгылар тагып, урманга бардык. Анда әллә нинди җәнлек эзләре күрде, төрле кошларны очраттык. Бик рәхәт булды.
Гимаев Рәмис.
Ялга авылга.
Безнең үзебезнең шәхси фермабыз бар. Без анда тавыклар, ит өчен бройлерлар асрыйбыз. Һәр ял саен мин дә анда барып, әти белән әнигә булышам. Мин андагы бөтен эш тәртибен беләм инде. Хәтта миңа әтием трактор йөртергә дә рөхсәт итә. Кирәк чагында мин тракторны бер урыннан икенче җиргә күчерә алам. Безнең карда йөри торган үзйөрешле чанабыз да бар. Без әти белән аңа утырып чыгып китәбез дә, рәхәтләнеп басуларны, урманнарны урап кайтабыз. Әни белән әти мине тырышлыгым өчен мактап кына торалар.
Муллагалиев Илдан
Гаилә дусты
Былтыр безнең әти өйгә фокстерьер токымлы эт алып кайтты. Ул шундый кечкенә иде, хәтта өйдә идәндә дә көчкә йөри иде. Без аңа Рокки исеме куштык. Тора бара ул безгә, без аңа ияләштек. Ул көннән көн үсте. Өйдәге әйберләрне туздыра, аудара башлады. Әлбәттә инде, этебезнең бу тәртипсезлекләре бераз ачуны да китерде. Ләкин ничек кенә булмасын, без аны бик яратабыз. Ул хәзер урамда, үзенең оясында яши. Мин аның белән көн саен урамга йөрергә чыгам. Без рәхәтләнеп уйныйбыз. Ул йөгерә, чаба, сикергәли. Токымлы эт булгач, аның тиешле шартларын туры китереп, карый да белергә кирәк. Без булдыра алган кадәр тырышабыз. Ул безнең гаиләнең бер әгъзасы инде хәзер.
Хаҗиев Тимур
Могҗизалы кыш.
Кышкы матурлыкны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Ул үзенә бертөрле сихри могҗиза кебек. Бөтен дөнья йомшак юрган кебек, ап-ак кар белән каплаган. Агачларны бәс сарган. Аяк астында шыгыр-шыгыр кар шыгырдый. Менә шундый матурлыкны тагын да ямьләндереп Яңа ел килә. Кыш бабай капчыгыннан алып бүләкләр тарата. Тирә-юньгә чыршының хуш исләре тарала. Бигрәк күңелле шул бу кыш....
Чернов Артем.
Кыш бабай мине дә онытмаган
Быел Яңа ел алдыннан мин бераз авырып алдым. Мәктәптәге бәйрәм тамашасында да катнашып булмады. Статусларны күзәтеп бардым. Бәйрәмнәр күңелле узган. Минем сыйныфташларым Кыш бабайга хат язганнар. Ул аларның һәрберсенә матур бүләкләр, тәмле күчтәнәчләр биргән. Кыш бабай мине дә онытмаган. Авырып ятканымны белгән бугай. Терелүемә чыршы төбенә зууур тартма белән бүләк куеп киткән иде. Анда ниләр генә юк иде. Рәхмәт аңа бик зур.
Җәббарова Әминә.
Ял көннәрендә кем нишли торгандыр, мин үзем урамда уйнарга яратам. Көннәр буена дусларым белән чанада шуам, чаңгыда йөрим. Уйнап туйгач, өйгә кереп китаплар укыштырып алам. Ләкин нишләптер бик озак утырасы килми, тизрәк телефонда уйнарга ашыгам. Беләм инде, телефонда озак уйнарга ярамый, ул сәламәтлеккә зыянлы. Югыйсә, әни дә даими ачуланып тора, укытучы апа да гел кисәтү ясый. Менә ничек котылырга инде аннан?
Олег Голубоцкий.