«Данлы Татарстаным»
Балтач гимназиясе укучысы иҗаты
Күкләр кочагында, кояш нурында,
Татарстаным — мөлдерәмә, нурлы.
Тарихы белән дан тота,
Горурланам, йөрәгемдә ул — туган!
Синең белән горурланам мин- Татарстаным!
Синең белән горурланам,Туган илем!
Бердәм,көчле,данлы Дәүләт
Горурланам,чөнки син,минем — илем!
Казан — башкала, матур, данлы,
Сөембикә, Кремль — безнең горурлык.
Кайнар чәй, чәк-чәк, милли ризык,
Горурланам, минем илем — зур байлык!
Горурланам синең белән, Туган җирем,
Синең белән горурланам,
Игелекле эшләрең белән
Мәңге яшь холкың белән!
Халкыбыз бердәм, көчле, дус,
Традицияләре, гореф-гадәтләре,
Горурланам, чөнки без — бер халык!
Горурланам, чөнки без — Татарстан балалары!
Табигатьнең матурлыгы, гүзәллеге,
Күлләр, урманнар, таулар.
Синең матурлыгың белән горурланам,
Җаның һәрвакытта мәңге яшәр!
Татарстан, син һәрвакыт бердәм.
Горур кош кебек, син җиңелмәс.
Син чәчәк аткан алмагач кебек,
Сине, Татарстан, Мин яратам!
Синең белән горурланам мин,Ватаным,
Бөек, Ватан син - Татарстан!
Киләчәккә өмет, яңа юллар,
Татарстан, синең белән — безнең хыяллар.
Сәйдә Ибраһимова, 3 И сыйныфы. Җитәкчеләре – Галиева Әлфия Әмир кызы, Закирова Алсу Камил кызы.