Гөлүзә Нәбиуллина шигыре
Чуар тавык Чуар тавык бик уңган. Көн дә йомырка сала. Чебиләр дә үстерә, Йөрми ялгызы гына. «Кыт-кыт!» - диеп чакыра Чебиләрен янына. Хәйләкәр дә чебиләр, Тик шаярып йөриләр. Тавыгы да бик оста. Дәшә яратып кына: − Чебиләрем, килегез! Тамак ялгап китегез! ...
Чуар тавык
Чуар тавык бик уңган.
Көн дә йомырка сала.
Чебиләр дә үстерә,
Йөрми ялгызы гына.
«Кыт-кыт!» - диеп чакыра
Чебиләрен янына.
Хәйләкәр дә чебиләр,
Тик шаярып йөриләр.
Тавыгы да бик оста.
Дәшә яратып кына:
− Чебиләрем, килегез!
Тамак ялгап китегез!
Гөлүзә Нәбиуллина, Әтнә, Бәрәскә урта мәктәбе, 4 нче сыйныф.