Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 мая 2016 07:11

Илсур һәм Альмир Мифтаховлар яза

Аксакал бабай. 1941 нче  елның 22 июнендә  Бөек Ватан сугышы башлана. Кама – Исмәгыйль  авылыннан барлыгы 338 кеше  сугышка китә. Шуларның берсе 1924 елның  5 июлендә дөньяга килгән Ризванов Шәйхразый Фатих улы. Аңа  сугыш башланганда уналты яшь кенә була. 1943 нче елның 20 нче мартында, унсигез яшен тутырып, Бөек Ватан...

Аксакал бабай.

1941 нче  елның 22 июнендә  Бөек Ватан сугышы башлана. Кама – Исмәгыйль  авылыннан барлыгы 338 кеше  сугышка китә. Шуларның берсе 1924 елның  5 июлендә дөньяга килгән Ризванов Шәйхразый Фатих улы. Аңа  сугыш башланганда уналты яшь кенә була. 1943 нче елның 20 нче мартында, унсигез яшен тутырып, Бөек Ватан сугышына китә. Курский Дуга өлкәсендә хезмәт  итә, фашистлар аларга самолетлардан бомбалар ыргыткан, миналар куйган. Ул сугышта яралана, сул аягына ике мәртәбә аталар, шуннан Уфа шәһәренә госпитальгә  җибәрәләр, аягын кисәргә дип әйтәләр, ләкин ул кистерми, анда саф татарча сөйләшүләренә шаккатып кайта. Аягындагы ярасы нык булгач, 1944 нче елның 24 маенда өйгә кайтаралар.

         Шәйхразый бабай сугыштан соңгы елларда Шөгер авылында, соңыннан Кама – Исмәгыйль  авылы колхозында эшләп лаеклы ялга чыга. “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Зөһрә әби белән 4 малай, 1 кыз үстерәләр. 2015нче елның 5 июлендә  Шәйхразый бабай  91 яшен  тутыра.  Бүгенге көндә  Шәйхразый бабай биш вакыт намазын укучы – аксакал.

Илсур Мифтахов, Әлмәт, Кама-Исмәгыйль, 4 нче сыйныф.

Альмир Мифтахов рәсеме, Әлмәт, Кама-Исмәгыйль, 1 нче сыйныф.