Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 сентября 2015 00:00

Рамазан Солтанов әкияте

Тычкан белән Песнәк    Борын-борын заманда бер бик матур урманда, агач башында яшәгән ди, булган ди,  соп-соры Песнәк. Ә аның күршесендә, агач төбендә Тычкан оя корган. Тычкан арлы-бирле чабып, кышка азык әзерләгән. Ә Песнәк, чырык-чырык килеп, агач башында очып йөргән. Менә салкын кыш җиткән. Тычкан җылы оясына кереп яткан, ә...

   Тычкан дустын кызганып, оясыннан башын чыгарып:

–       Туңасыңмы, күрше? – дип сораган.

–       Әйе. Тычкан дус, әйдә, кышны синдә чыгыйк әле. Ямьле язлар җиткәч, миңа күчәрбез, – дигән.

   Шулай эшләгәннәр дә, алар бик тату гына кышны үткәргәннәр. Язга инде Тычканның җыйган азыгы бетеп киткән.

–        Әйдә, килешенгәнчә, синең ояга күчик инде, синең азыкны ашыйк, – дигән Тычкан дусты Песнәккә.

   Песнәк, тиз генә агач башына очып кунган да, агач кайрысындагы чәерне томшыгы белән җыеп, Тычканга ташлый башлаган. Чәерне авызына кабуга, Тычканның аңкавы чатнап ябышкан. Ул чиный-чиный ары чапкан, бире йөгергән. Әмма берни эшли алмаган. Ә Песнәк өстән, аны кызык итеп карап торган. Моңа Тычканның бик ачуы килгән, ул ярдәмгә аны чакырган. Песнәкнең төшүе булган, Тычкан аның түшен тырнап та  алган. Песнәкнең түшеннән кан саркып чыккан. Менә шушы көннән бирле Тычкан үзе генә яши башлаган. Ә Песнәкнең түше кызыл булып калган һәм ул безнең якларга кыш көне генә,Тычкан оясына кереп яшеренгәч кенә килә башлаган. Аның исеме дә Песнәк түгел, ә Кызылтүшкә әверелгән.

                                                                               Рамазан Солтанов, Мөслим районы, Күбәк урта мәктәбе, 3 нче сыйныф.