Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 марта 2024 14:11

Укучыларыбыз яза.

Яр Чаллы шәһәре 29 нчы гимназиясенең 2 В сыйныфы укучыларының яз турында шигырьләре.

Карлар    эри,  агач  яфрак  яра,  
Гөрләвекләр   ага    чылтырап.
Кешеләр  дә  язга   шатланалар ,
Кошкайлар да сайрый чыркылдап.
Мәхмүдов  Сөләйман

Елмая, көлә  кояш,
Яз килә бүген  безгә.
Сыерчыклар  сайрыйлар,
Яфрак  яра  агачлар.
Закиров   Әхмәд

Яз  килә, кошлар кайта,
Кояш безне җылыта.
Елмаялар балалар,
Башланды каникуллар.
Закиров Әхмәд

Яз
Карлар эри,
Боз кузгала.
Яз килергә ашыга.
Көзен җылы якка –
Киткән кошлар,
Туган илләренә ашыга.
Шәйдуллин Инсаф

Елның иң матур фасылы,
Озакламый яз килә.
Без бик шатланып көтәбез,
Инде кояш та көлә.
Март кояшы елмая,
Гөрләвекләр юл ала.
Язгы кояшка куанып,
Җир анабыз уяна.
Мәүлетова Гүзәл

Яз
Ямь бөркелде
Бар җиһанга
Кошлар сайрыйлар.
Елгалар да уяндылар
Тизрәк агалар.
Агачларның бөреләре
Шытып чыктылар.
Яз килүенә сөенеп
Җиргә бактылар.  
Шакиров Хафиз

Яз
Яз җитте, кошлар кайтты.
Табигатне ямьләтте.
Көннәрне дә җылытты,
Карларны да җебетте.
Зиннәтуллина Сәмия

Яз килә, май җитә,
Матур чәчәкләр чыга,
Урамда саф һава,
Күңелгә бәхет тула.
Табигать уяна,
Агачлар яшелләнә,
Кошчыклар матур сайрый,
Урамда рәхәт була.
Язгы яңгыр явып тора,
Кар бозы тиз-тиз эри,
Табигатьтә матур төсләр
Сөенеч өстәп йөри.
Хисаметдинов Аяз

Кышкы төннәр үтте,
Язгы җилләр исте.
Күктә кояш чыга,
Бар дөнья да җанлана.
Йокыдан тора хайваннар
Кайттылар кире кошлар.
Ризванова Мәликә

Бик матур көн бүген,
Бу көн шатлык өләшә.
Кояш җылы елмая
Безне урамга дәшә.
Закиров Ильяс

Яз килә салмак кына,
Әкрен генә атлап кына.
Бар дөньяны уята ул,
Тормыш яктылыкка бара ул.
Агачның яшел күлмәге киелер,
Күктән кояш киң көлер,
Иген басулар чәчелер,
Җанга рәхәтлек килер!
Кыямов Сөләйман

Күктә кояш җылыта
Һавада кошлар төзелешеп
Җылы яклардан,
Туган иленә сагынып кайта.
Болыннар, кырлар
Ап-ак кардан арынып
Яңа хуш исле
Ямь-яшел чирәмгә күмелә.
Берәм-сәрәм бөҗәкләр дә күренә
Дәү агачлар яшел күлмәккә киенә
Бар тирә як хуш искә күмелә.
Гыйлметдинова Әнисә

Ямьле яз житте,
Карлар эри башлады,
Кояшлы нурлы коннэр
Кошларны жылы яктан кайтарды.
Мусин Ильяс

Яз
Тамчылар тама,
Гөрләвекләр ага.
Яз көннәрендә
Бик матур була.
Фатыхов Карим

Карлар эри,агач яфрак яра,
Горләвекләр ага чылтырап.
Кешеләр дә язга шатланалар,
Кошлар сайрый чыркылдап.
Мәхмүдов Сөләйман

Яз килә!
Елмая кояш күктә,
Чыркылдаша чыпчыклар,
Кояш нурларында бии
Җитез тамчылар.
Гөрләвекләр узышып,
Куыш уйныйлар.
Бөреләр дә калышмый
Шыта язны каршылап.
Исмәгыйлева Хәят

Яз, яз айлары –
Язның матур чаклары...
Кояш көлә-мин көләм.
Карлар эри, боз китә-
Рамазан ае җитә!
Сәхәргә мин торамын,
Уразаны тотамын.
Җир чистара, җан-пакълана:
Гөнаһлар бездән китә.
Күңелләрдә яз җитә!
Мозаффарова Нәзифә

Бәхетле яз.
Яз килә. Кошлар сайрый.
Күк йөзе шундый аяз.
Чәчкәләр ата башлыйлар,
Матур була дөньялар.
Агачлар яфрак яралар,
Алмагач чәчәк ата.
Бәхетле бөтен кош-кортлар.
Якын була аралар.
Шәмсетдинов Румил

Эшле яз
Раббымның бер могҗизасы –
Һәр фасылның үз яме,
Үз төсләре, үз исләре,
Үз бизәге, үз тәме...
Әмма язның бер көне дә
Елны туйдыра диләр...
Язын тырышып эшләсәң,
Тамак тук була диләр.
Язгы кояш кар эретә,
Җирне кыздыра тизрәк:
Барлык җан ияләренә
Җылы һәм ризык кирәк..
Ялкаулыкны яратмый яз,
Барсы да хәрәкәттә...
Аллаһ бирсә, уңыш булыр,
Һәм булыр бәрәкәт тә..
Валеев Ибраһим

Яз килде...
Озын көннәре...
Кыска төннәре белән...
Табигать уяна...
Яңара...
Күнелләрдә уяна....
Яңара..  
Сафиуллина Ясминә

Түбәләрдән тамчы тама,
Күктә кояш елмая.
Яз килүен сизеп, кошлар
Җылы яклардан кайта
Галактионова Сара