Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 сентября 2025 11:28

Балачакта калыр идем

Хәбибуллина Сөмбел, Балтач районы гимназиясе 9 сыйныф укучысы шигыре.

Балачакта калыр идем мәңгегә,

Чирәмнәрдән ялан тәпи йөрергә,

Курчакларны биләүләргә төрергә,

Калыр идем балачакта мәңгегә.

Көне буе төшмәс идем таулардан,

Чуерташлар чүпләр идем елгадан.

Кесә тутырып алма алып бакчадан,

Качар идем бәбкә саклаудан.

Шифалы ләйсән яңгырда чыланып,

Кояшның җылы нурына куанып,

Әниемнең кочагында назланып,

Йоклар идем төшләремә чуалып.

Балачакта калыр идем мәңгегә

Хыялымда бар дөньяны гизәргә

Зур үсәргә хыялланып йөрергә

Калыр идем балачакта мәңгегә!