Балам бар. Баланы күкрәк сөте белән имезүнең файдасы
«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның балалар табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин белән әңгәмәсеннән өзек.
Зилә Яз: Бүгенге көндә ханымнар, кызлар бала туганчы ук «мин баланы күкрәк сөте белән ашатмаячакмын» дигән карар кылалар. Сезнең – табибның бу ханымнарга әйтер сүзегез бармы?
Илдус Лотфуллин: Күкрәк сөте белән имезү, беренче чиратта, әнинең үзе өчен файдалы. Ул әнинең сәламәтлеге өчен файдалы. Бала өчен генә түгел. Шуңа күрә сәламәтлекне уйлап та, күкрәк сөте белән имезергә дигән карарга килеп була. Икенчедән күкрәк сөте, смесьләр, нинди генә алга киткән булмасын, барыбер файдалырак. Бу баланың файдасы. Бу баланың хакы дип әйтсәм дә була. Яңа туган баланың әнисенең күкрәк сөтенә хакы бар! Һәм өченчесе: тагын бер фикер башыма килә минем. Үзем дә өч бала әтисе... Әгәр дә сезнең тормыш иптәшегез сезне күкрәк формасы өчен генә ярата икән, бу чыннан да сезнең тормыш иптәшегез микән?
Фото ясалма фәһем ярдәме белән иҗат ителде.