Балам бар. Яңа туган баланың әти-әнисенә 5 төп киңәш
«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның балалар табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин белән әңгәмәсеннән өзек.
Зилә Яз: Бала тугач аның тирәсендә йөгереш башлана. Күп очракта яшь әни ашамый да, йокламый да. Чөнки баланы елаудан туктата алмыйлар. Ә бала һаман көйсезләнә, игътибар сорый. Мондый йөгереш булмасын өчен Сез яшь әти-әниләргә, бәлки тәүге тапкыр әни булган ханымнарга нинди төп 5 киңәш бирер идегез.
Илдус Лотфуллин: Беренчедән, психологик халәтне тигезләргә кирәк. Икенчедән, балаларны дөрес аңлау кирәк. Балалар көчсез, зәгыйф, инвалид түгел. Балалар безгә караганда да ныграк. Өченчесе – яныгызда ниндидер киңәшче табиб булырга тиеш. Дүртенчесе – вакцинациядән куркырга кирәкми. Һәм бишенчесе: күкрәк сөте белән имезү файдалы.
Фото ясалма фәһем ярдәме белән иҗат ителде.