Аяк киемнәре
Матур сандалилар, уңайлы кроссовкилар, җылы киез итекләр, су үткәрми торган ботыйлар. Бер сүз белән без аларны «аяк киемнәре» дип атыйбыз.
Аяк киемнәре безне очлы ташлардан, эссе комнан, кардан һәм боздан, судан һәм пычрактан саклый.
Иң беренче аяк киемнәре 5 миллион ел элек барлыкка килгән. Аларның табаны калын хайван тиресеннән ясалган. Ә өске өлеше үсемлек сабакларыннан үрелгән. Соңрак аяк киемнәрен тулысынча хайван тиресеннән ясый башлаганнар. Аларның өске өлеше ташлар белән бизәлгән. Бераздан аякны тулысынча каплый торган башмаклар, итекләр барлыкка килгән.
Иң беренче үкчәле аяк киеме Борынгы Мисырда җитештерелгән, һәм ул ирләр башмагы булган!!!
Урта гасырларда очлы борынлы туфлиләр (пуленнАр) барлыкка килгән. Кеше затлырак булган саен, ул кигән туфлиләрнең борыннары да озынрак булган. Кайбер кешеләргә туфли башларын хәтта бау белән тезләренә бәйләп куярга туры килгән.
17–18 гасырларда биек үкчәле аяк киеме җитештерелгән. Үкчәләр 30 смга җиткән!!! Син беләсеңме, мондый аяк киемен кыска буйлы Франция патшасы Людовиг 14 нче модага керткән.
Байлар өчен кыйммәтле ташлар белән бизәлгән махсус аяк киеме тегелгән. Ә гади халык агач башмак, юкә кайрысыннан үрелгән чабата кигән, киездән итек басарга өйрәнгән.
19 гасырда аяк киемен җитештерә торган остаханәләр, соңрак завод-фабрикалар ачылган.
Бүгенге көндә аяк киемнәренең бик күп төрләре бар! Аларны олылар да, балалар да бик яратып килә. Җәен без җиңел сандали, туфли һәм босоножкалар, кышын җылы киез итекләр, язын һәм көзен уңайлы ботинкалар һәм резин ботыйлар кия алабыз. Спорт белән шөгыльләнү, көн саен киеп йөрү, бәйрәмгә бару һәм өйдә кию өчен махсус аяк киемнәре бар.