Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 апреля 2024 09:43

Кояш системасында ниләр бар?

Кешеләр сусыз, һавасыз тора алмаган кебек, кояшка да мохтаҗ. Чөнки кояш нурлары җиребезне яктылык һәм җылылык белән тәэмин итә.

Ул үзенең тирәсендә урнашкан күк җисемнәре белән Кояш системасын барлыкка китерә. Аңа Кояш, Ай һәм 8 зур планета: Меркурий, Венера, Марс, Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун, Җир керә. Шулай ук Кояш тирәсендә кечкенә планета, комета һәм метеоритлар бар.

Күктә 100 миллиардтан артык йолдыз исәпләнә, ләкин аларның иң яктысы − Кояш. Кояш 4,6 миллиард ел яна. Ул түгәрәк формасында, бик зур водород болытыннан һәм йолдыз тузаныннан тора. Аның авырлыгы Җирнекенә караганда бик күп тапкырга зуррак һәм ул аннан 149,6 миллион километр ераклыкта урнашкан.

Дөрестән дә, кояш энергиясенең мөмкинлекләре бик зур. Кояштан көч алып эшләүче батареялар да бүгенге көндә киң кулланыла.