Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 ноября 2023 15:57

Көз нинди була?

Беләсем килә

 

Җылы җәйдән соң җиргә алтын көз килә. Көзен кояш җәйдәгедәй каты кыздырмый. Көннәр әкренләп суына.  Күк йөзе соры болытлар белән каплана.  Еш кына яңгырлар ява. Салкын җилләр исә. Көннәр кыскара,  ә төннәр озая.

 Көз көне агачларның яфраклары сары, кызгылт-сары һәм хәтта кызыл төсләргә керә. Аннары җиргә коела. Бу күренеш «яфрак яңгыры» дип атала.  Ә менә чыршы,  нарат һәм  ак чыршының ылыслары коелмый. Алар кышны яшел килеш каршылый.

Салкын көннәр җитүен хайваннар,  кошлар һәм бөҗәкләр дә сизеп ала. Алар әкренләп кышка әзерләнә башлый. Тычкан, әрлән, сукыр тычкан һәм күсе өннәренә  бәрәңге, чикләвек, орлыклар һәм ярмалар туплый. Тиеннәр төрле җирләргә гөмбә, чикләвек һәм чыршы-нарат күркәләре качыра. Еланнар, бака, әкәм-төкәм, кәлтәләр, тыныч урын табып, язга кадәр шунда яшеренә. Аю, керпе, бурсык, өннәренә кереп, язга кадәр йокларга ята. Кышын да үзләренә азык таба алучы хайваннар бар. Алар – поши,  төлке,  бүре һәм куян. Бу хайваннар йокларга да ятмый, азык запаслары да тупламый.

Кайбер кошлар кышкы салкынга түзеп тора алмый – җылы якларга китә. Без аларны «күчмә кошлар» дип атыйбыз.  Ә башкалары туган якларында кала. Алар «кышлаучы кошлар» була.  Мондый кошлар, азык табу җиңелрәк булсын өчен, кешеләр яшәгән җирләргә якынрак килеп урнаша.

 Кышка хәтта бөҗәкләр дә әзерләнә. Камкалар һәм энә караклары җылы якларга китә. Кондызлар һәм кайбер төр күбәләкләр агач кайрыларында яшеренә. Кырмыскалар ояларының керү һәм чыгу юлларын каплый, кышкы йокыга әзерләнә башлый.

Көз – уңыш җыю вакыты да әле ул. Бакчаларда, кырларда бу вакытта эш гөрли.  Кешеләр түтәлләрдән чөгендер, кишер, кәбестә, кабак чыгара, бәрәңге ала. Көз көне өлгерә торган алмалар,  йөзем җимеше,  кара миләш җыя.

 Дустым, алтын көз – саф һавада йөрү өчен дә менә дигән вакыт. Әти-әниең белән бергәләп көзге урманга бар, төрле төсләрдәге яфраклар җый, табигать матурлыгына соклан!

Гөлнара Хәйдәрова