Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 сентября 2019 06:46

Кояшлы Аргентина

Аргентина Көньяк Америкада урнашкан. Мәйданы – 2 780 400 кв. км. Башкаласы – Буэнос-Айрес. «Аргентина» атамасы латин телендәге «аргентум» сүзеннән килеп чыккан. Ул «көмеш» дигәнне аңлата. Ләкин Аргентинаның үзендә көмеш юк. Ул ни өчен шулай аталган соң? 1526 елда итальян сәяхәтчесе Себастьян Кабот бу илнең ярларына килеп туктый. Ул, җирле халыкта күпләгән...

Аргентина Көньяк Америкада урнашкан. Мәйданы – 2 780 400 кв. км. Башкаласы – Буэнос-Айрес.

«Аргентина» атамасы латин телендәге «аргентум» сүзеннән килеп чыккан. Ул «көмеш» дигәнне аңлата. Ләкин Аргентинаның үзендә көмеш юк. Ул ни өчен шулай аталган соң? 1526 елда итальян сәяхәтчесе Себастьян Кабот бу илнең ярларына килеп туктый. Ул, җирле халыкта күпләгән көмеш бизәнү әйберләрен күреп, бу илне «көмеш елгасы» дип атый. Соңрак Аргентинада әлеге металлның булмавы, ә көмешне җирле халыкның үзләрендәге ит һәм бодайга алыштырып алуы билгеле була. Ләкин атама халыкка бик ошый һәм аны үзгәртү кирәк түгел дип табыла.

Аргентинаның дәүләт флагы турыпочмаклык формасында. Ул күк төсендәге ике буйдан һәм алар арасындагы ак буйдан гыйбарәт. Ак буйның үзәгендә кояш сурәтләнгән. Ул Аргентинаның җылы климатын һәм ачык йөзле халкын символлаштыра.

Бүгенге көндә Аргентинада 42 миллион кеше яши. Алар арасында испан, итальян, француз, ирланд, гарәп халкы вәкилләре бар. Шулай да алар үзләрен «аргентиналылар» дип атый.

Аргентинада дәүләт теле булып испан теле саналса да, аргентиналылар башка 40 телдә, шул исәптән инглиз, итальян, гарәп, алман телләрендә, идишта һәм күпләгән диалектларда (нинди дә булса телнең җирле вариантларында) сөйләшә.

Халыкның яраткан уены – футбол. Хәлиткеч матчлар булган көнне укучыларга хәтта мәктәптәге дәресләрне калдыру да рөхсәт ителә.

Аргентинада сиеста – төшке аштан соң ял итеп, йоклау алу киң таралган. Бу вакытта офислар, мәктәп, кибетләр дә ябылып тора.

Аргентина – карнаваллар һәм танго биюе иле.

Аргентинаның башкаласы булган Буэнос-Айреста дөньядагы иң озын урам урнашкан. 9 июль Проспектонда 20 мең йорт бар.

Гөлнара Хәйдәрова