Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 декабря 2019 12:58

Шундый төрле Кыш бабай!

Дустым, син инде түземсезләнеп Кыш бабайны көтәсеңдер. Татарстанда яшәүче бу ак сакаллы, зәңгәр яисә яшел төстәге тун кигән тылсымлы бабай һәр Яңа ел саен балаларның бөтен хыялларын тормышка ашырырга әзер. Аның ярдәмчесе – гүзәл Кар кызы да бар. Бөтен Россия балаларын исә Великий Устюгта яшәүче Дед Мороз тәбрикли. Озын, ак...

Дустым, син инде түземсезләнеп Кыш бабайны көтәсеңдер. Татарстанда яшәүче бу ак сакаллы, зәңгәр яисә яшел төстәге тун кигән тылсымлы бабай һәр Яңа ел саен балаларның бөтен хыялларын тормышка ашырырга әзер. Аның ярдәмчесе – гүзәл Кар кызы да бар. Бөтен Россия балаларын исә Великий Устюгта яшәүче Дед Мороз тәбрикли. Озын, ак сакаллы бу бабай гадәттә кызыл тун кия. Аның оныгы – Снегурочка. Ә менә башка илләрдәге балаларны кем котлый икән?

АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Көнбатыш Европа сабыйлары янына Санта Клаус килә. Ул ак мех белән бизәлгән кызыл куртка һәм кызыл шаровар кия. Башында – кызыл калпак.

Швециядә ике Кыш бабай яши: кармак борынлы Юлтомтен һәм кәрлә Юлниссаар. Алар икесе дә тәрәзә төбенә бүләкләр куеп китәләр.

Финляндиядә яшәүче балалар янына Йоулупукки килә. Ул конус формасындагы башлык һәм кызыл кием кия. Аңа очлы башлы башлыклар һәм ак мехлы ябынгычлар кигән гномнар ярдәм итә.

Эстон Кыш бабае Йиулувана исемле. Ул үзенең дусты Йоулупуккига охшаган.

Франциядә ике Кыш бабай яши. Аларның берсе Пэр-Ноэль исемле. Ул – бик әйбәт һәм киң күңелле бабай: кәрзиненә салып, сабыйларга бик күп бүләк алып килә. Икенчесе – Шаланд. Аның кәрзинендә тыңлаусыз һәм ялкау балалар өчен чыбык бар.

Италиядә яшәүче балалар янына Бефана исемле фея килә. Ул морҗа аркылы өйгә очып керә. Яхшы күңелле, әти-әниләрен тыңлаган балаларга ул матур-матур бүләкләр алып килсә, тыңлаусызларга бары тик көл генә эләгә.

Румыниядәге тылсымлы бабабайны Мош Кречун дип йөртәләр. Ул бик тә безнең Кыш бабайга охшаган.

Үзбәкстан Кыш бабае Карбаба исемле. Ул буй-буй халат һәм кызыл түбәтәй кия, ишәккә утырып йөри. Аның зур капчыгында балаларга бик күп бүләк бар.

Гөлнара Хәйдәрова