Сәлам, дустым! Син бу табышмакның җавабын беләсеңме? Әйе, бу – барабан. «Беләсем килә!» сәхифәсенең музыкага багышланган язмаларында без музыка уен кораллары белән танышырбыз. Бүген сүзебез барабан турында барыр.
Барабан – бәрмә уен коралы. Аның төзелеше бик гади: ул ике ягы тире белән тарттырылган цилиндр формасындагы буш эчле корпустан гыйбарәт. Корпусны...
Сәлам, дустым! Син бу табышмакның җавабын беләсеңме? Әйе, бу – барабан. «Беләсем килә!» сәхифәсенең музыкага багышланган язмаларында без музыка уен кораллары белән танышырбыз. Бүген сүзебез барабан турында барыр.
Барабан – бәрмә уен коралы. Аның төзелеше бик гади: ул ике ягы тире белән тарттырылган цилиндр формасындагы буш эчле корпустан гыйбарәт. Корпусны икенче төрле «резонатор», ә аңа тарттырылган тирене «мембрана» дип атыйлар. Корпус-резонатор агачтан яисә металлдан ясалырга мөмкин. Барабанда йомшак очлы агач таяк, кул белән сугып уйныйлар. Ә менә барабан чыгарган тавышның калын яисә нечкә булуы мембрананың корпуска тарттырылу дәрәҗәсенә бәйле. Мембранасы катырак тарттырылган барабан нечкәрәк, югарырак тавыш чыгара. Концерт барабаннарының төзелеше гади барабанныкыннан бераз аерылып тора. Мондый төр барабаннарның аскы мембранасы янында кыллар тарттырылган була. Махсус рычаг ярдәмендә кылларның тавышын куярга йә бетерергә мөмкин.
Беренче барабаннар безнең эрага кадәр 3 мең ел элек яшәгән Шумер цивилизациясенә карый. Месопотамиядә (Тигр һәм Евфрат елгалары бассейнында) табылган археологик казылмалар барабанның иң борынгы бәрмә уен коралы булуы турында сөйли.
Барабан – Африкада киң таралган уен коралы. Африкалылар, гомумән: «Алла иң элек барабанчыны, аучыны һәм тимерчене тудырган», – дип саныйлар.
Түгәрәк, квадрат, ком сәгате формасындагы барабаннар бар. Иң зур барабанның диаметры 2 метрга җитә.
Текст: Гөлнара Хәйдәрова
Фото: pixabay.com