Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 февраля 2024 10:31

АЛТЫН КӨЗ

Исәнмесез! Сезгә Арча районы Кәче мәктәбеннән язам. Быел 1 класска 4 кенә бөртек бала укырга керде. Бик кызганыч. Шулай булса да бик тырышып эшләп, хыялланып ятабыз. 4 бала өчен кечкенә генә әсәр язган идем. Зур ихтирам белән, Эльмира Мөхәмәтшина.

Җәй ахыры. Урман аланы. Өстәл, дүрт урындык.

Көннәрдән беркөнне урман аланында Яз, Кыш, Җәй, Көз җыелышта очрашалар. Чәй эчеп алганнан соң әңгәмә башлана.

ҖӘЙ:  Җәмәгать,  менә мин чәчәкләр үстерәм, кешеләргә матурлык өләшәм. Яшелчә, җиләк-җимеш белән сыйлыйм. Кешеләр су коеналар, кызыналар, сәламәтлекләрен ныгыталар.  Мин бик зур эш алып барам, шулай бит, дуслар.

БАРЫСЫ ДА «ШУЛАЙ, ШУЛАЙ!» ДИЕШӘЛӘР. Сүзне Кыш ала.

КЫШ: Менә дуслар, мине дә тыңлагыз әле. Җәй үстергән чәчәкләр, яшелчә, азык төлек өчен мин күпме кар ташыдым, бураннар, давылларны эшкә җиктем. Армый-талмый эшләдем.  Ул карлар булмаса, бернәрсә үсмәс иде, шулай бит!

«ШУЛАЙ, ШУЛАЙ!» ДИЕШӘ БАРЫСЫ ДА. 

ЯЗ:  Мин монда сөйләгәннәр белән тулысынча килешәм, дуслар. Тик, мине дә тыңлагыз әле.  Менә мин, Кыш ташыган карларны эретәм, аны җайлап кына җиргә сеңдерәм.  Җирне җылытам, чәчү өчен бөтен шартлар тудырам.  Аз эшләмим бит, дуслар!

 «ШУЛАЙ ШУЛ!», –  ди барысы да.

Һәммәсе  бер почмакта сүзсез утырган Көзгә текәләләр. Көз берни дәшми.

ҖӘЙ: Менә, дуслар, күреп торасыз хәлне, Көзнең әйтер сүзе дә юк, эше дә юк.

КЫШ: Ә бөтен халык аны мактый, алтын көз дип зурлыйлар. Я, әйтегез, кайсыгызны алтын дип зурлыйлар?

ЯЗ: Ачу килмәслек тә түгел шул! Болай булмый, дуслар. Көзне арабыздан куып җибәрик!

«ҖИБӘРИК, ҖИБӘРИК», – дип шаулашалар..

  Көз күңелсезләнеп башын иеп чыгып китә.

 Кыш, Яз, Җәй шатланышалар, биешеп алалар.

  АВТОР: Шулай итеп, Көзне куганнан соң, елдагыча, кыш бураннары белән кар ташый, яз аны эретә, җиргә сеңдерә. Ә җәй матур чәчәкләр үстерә, яшелчә, җиләк-жимеш үстерә. Тик берзаманны җәй көннәре бетеп китә. Сап-салкын Кыш бураннары, карлары белән килеп керә. Яшелчәләр, җиләк-җимеш кар астында кала, өши. Барлык халык ризасызлык белдереп тавышлана башлый. Чиратсыз кергән өчен Кышны сүгәләр. Көзне таптыра башлыйлар. Кыш үзенең иң көчле, җитез буранына көзне табып алып кайтырга куша. Буран тиз генә Көзне эзләп таба, Көз үз эшенә тотына. Барлык яшелчә, җиләк-җимешләр өстәлләргә менеп утыра. Барча халык Көзне мактыйлар, җырлыйлар:

«И алтын көз, алтын көз,

Бик сагындык сине без!

Моннан ары югалма,

Яратабыз сине без!»

Көз тиз генә шул ук урман аланында җыелышып алырга тәкъдим кертә, үзенең иң җитез җилләрен Кыш, Яз, Җәй артыннан җибәрә. Тегеләре куркышып кына берәм-берәм Көз янына, өстәл артына килеп утыралар. Уң ягына Кыш, сулга Җәй, каршыга Яз утыра. Бик куркып кына утыралар, гаепләрен сизеп, башларын иеп.

КӨЗ: Дусларым, мин сезне барыгызны да бик хөрмәт итәм, яратам. Сезнең хезмәт булмаса, миндә уңыш булмас иде. Мине дә Алтын көз димәсләр иде. Шуңа да, мин сезне алтын дусларым дип атыйм. Әйдәгез, киләчәктә гел дус-тату яшик! Бер-беребезнең хезмәтен күреп, бәяләп, һәркем үз чиратында,  вакытында килеп-китә торган булыйк! Барысы да бергәләп шатланалар, җырлыйлар:

«И алтын көз, алтын көз,

Бик сагындык сине без!

Моннан ары югалма,

Яратабыз сине без!»