Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 января 2024 11:37

Балаларга – зур бүләк.

Тоз бүлмәсе балаларның сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик мөһим. Анда керү авыру кешегә генә түгел, сәламәт кешегә дә бик файдалы. Шулай ук тоз бүлмәсе рухны да, тәнне дә савыктыру сәләтенә ия.

Тоз белән сулау, башкача әйткәндә, галотерапия сеанслары сулыш алу әгъзаларына, тән тиресенә, нерв системасына, иммунитетка уңай йогынты ясый. Тоз мәгарәсе бигрәк тә бронхиаль астма, аллергия, бронхит, ларингит, гайморит, тонзиллит, ринит, фарингит һәм башка авырулардан интеккәндә профилактик чара булып тора.
Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан 82 нче номерлы «Көнбагышкай» балалар бакчасында, балалар комплекслы, профилактик дәвалана алсын өчен, 2023 нче елның 5 нче сентябрендә тоз бүлмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Ул «Сәламәт балалар – сәламәт милләт» социаль проекты кысаларында Татарстан Республикасы гранты мөмкинлекләрен файдаланып башкарылды. Балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләрнең махсус төркеме галотерапия һәм кислород коктейлен куллану буенча программа белән методик кулланма эшләде. Аларның тырышлыгы аркасында, грант отуга ирешелде. Татнефть ААҖ хәйрия фонды ярдәме белән 2023 нче елның августында балалар өчен заманча җиһазландырылган тоз бүлмәсе барлыкка килде. Бүлмә сәламәтләндерү зонасы буларак тәкъдим ителде. 
Анда галогенератор, кислород концентраторы, төсле колонналар, йомшак уңай креслолар, тоз лампалары, тоз «комлыгы», презентация һәм видеороликлар карау өчен телевизор урнаштырылган. Тоз бүлмәсенә берьюлы 10 бала керә һәм үзләренең сәламәтлекләрен ныгыта ала.  Галогенератор сәламәтләндерү бүлмәсенә тискәре ионлы коры аэрозоль җибәрә. Һава агымы вентиляциядән тоз белән капланган диварлар аша уза. Нәтиҗәдә, тозлы томан барлыкка килә. Һавада ионнар саклана, өстәвенә, аңа аллергия дә булмый, хәтта антисептик сыйфаты да бар. Мондый һавада зарарлы бактерияләр яши алмый. Биредә дә чын тоз мәгарәсендә кебек даими һава температурасы, һава басымы һәм дымлылык саклана. 
Тоз бүлмәсенең ачылуын без, тәрбиячеләр генә түгел, балаларыбыз һәм аларның әти-әниләре дә түземсезлек белән көттек.
Без «Татнефть» хәйрия фондына проектны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук, проектны язуда башлап йөргән мөдиребезгә, иҗади төркем педагогларына рәхмәтебез чиксез. 


Гөлназ Нәсим кызы Хәсәншина, 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы тәрбиячесе.